Дәүләкидән Ибатуллиннар тырышып эшлиләр
Районыбыз басу-кырлары комбайннар гөрелтесенә күмелде. Барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә керешеп бара. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, урып-җыю эшләре белән якыннан таныша. Механизаторлар, белгечләр белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырышалар. Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе игенчеләре Зөя буендагы 800гектарлы көзге бодай кырында эшләрен дәвам итәләр. Биредә өч...
Районыбыз басу-кырлары комбайннар гөрелтесенә күмелде. Барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә керешеп бара. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, урып-җыю эшләре белән якыннан таныша. Механизаторлар, белгечләр белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырышалар.
Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе игенчеләре Зөя буендагы 800гектарлы көзге бодай кырында эшләрен дәвам итәләр. Биредә өч комбайн, икмәк ташучы машиналар, преслаучы трактор, янгын сүндерү машинасы куелган. Эш ике сменада оештырылган. Кайнар ризыкны кырга килеп ашаталар. Көзге бодайның уңышы 38 цетнер. Кыр корабын иярләүче әтиле уллы Фирдәс һәм Илшат Ибәтуллиннарның күңелләре күтәренке.
- Беренче, икенче көннәр генә эшли башладык әле. Алдагы өч елымда олы улым белән булсак, быел кечкенә улым Илшат белән көнне-төнгә ялгап кырларны иңлибез. Көненә мең ярымнан ике мең цетнерга кадәр суктырабыз, - диде Фирдүс абый. Автотранспорт техникумының өченче курсын тәмамлап кайткан Илшат та үзен бик иркен тота, сикереп төшеп чистартырга да өлгерде. Әтисе әйткәнне тырышып башкара.
- Быел әти янында абыйны алыштырырга булдым. Бик яратып эшлим. Комбайнны да бергә ясап чыктык. Инде менә ватылмыйча эшләсен иде дә, вакытында җыеп амбарларга салырга булсын иде, - ди яшь игенче.
Гүзәл Хилавиева
Айрат Аминов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев