Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Дулкын“да Апас балалары

Быел "Дулкыннар" иҗат бәйгесе татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап уздырылды. Укучылар "Нәфис сүз", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль" номинацияләре буенча сыналдылар. Район турында җиңү яулаган балалар республика сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Сайлап алу турыннан уңышлы узучы...

Быел "Дулкыннар" иҗат бәйгесе татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап уздырылды. Укучылар "Нәфис сүз", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль" номинацияләре буенча сыналдылар. Район турында җиңү яулаган балалар республика сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә иреште. Сайлап алу турыннан уңышлы узучы балалар башкаланың Халыклар дуслыгы йортында республикакүләм балалар һәм яшүсмерләрнең "Дулкыннар" иҗат бәйгесенең Гала-концертында катнашты. Анда безнең районнан "Нәфис сүз" номинациясе буенча Адилә Гайнетдинова беренче урынны яулады (җитәкчесе Гөлира Шиһабиева), "Инструменталь ансамбльләр" номинациясендә "Туган як" ансамбле, "Вокал" номинациясе буенча Алия Шәмсетдинова (җитәкчеләре Фатыйх Хисамов), Зур Күккүздән Илүзә Гәрәева (җитәкчесе Фәнзилә Миңнуллина) үзенең җыры белән махсус бүләккә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев