Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Хезмәтебезгә күрә хөрмәт итәләр безне

Табар Черкене авылында гомер итүче Нина Егоровна Орешкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Нина Егоровна авыр сугыш елларын искә алып бәйнә-бәйнә сөйләргә ярата. Уналты яшьлек кыз иптәшләре белән ФЗО га укырга дип чыгып китә. Аннан Мари урманнары кисеп сал агызуда катнаша. - Үзебез тирәдә дә без кисмәгән урман калмады. Чуен...

Табар Черкене авылында гомер итүче Нина Егоровна Орешкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Нина Егоровна авыр сугыш елларын искә алып бәйнә-бәйнә сөйләргә ярата. Уналты яшьлек кыз иптәшләре белән ФЗО га укырга дип чыгып китә. Аннан Мари урманнары кисеп сал агызуда катнаша.

- Үзебез тирәдә дә без кисмәгән урман калмады. Чуен юлның бер ягында без, икенче ягында плендагы немецлар кисә. Бервакыт болар ур-ра кычкыралар, болар җүләрләнгән дибез. Сораша торган сугыш беткән дигән хәбәр ишетеп, без дә ур-ра кычкырырга тотындык, - дип искә алды ул елларны. Аннан авылда атлар карый. Бригадир егет белән тормыш кырып җибәрәләр. Биш ир бала дөньяга килә.

- Ир балалар булсалар да барлык эшемдә ярдәм иттеләр, чөгендер кырын да беренче эшләп чыга идек. Бүген дә улым белән яшим. Өйдәге хуҗалык эшләрен башкарып, ашарга пешереп ашата. Юып-җыю эшләрен киленнәрем башкара. Бик зур рәхмәт аларга дип, - мактанды юбиляр. Олы улы Анатолий, килене Галина шушы авылда 33 ел парлы гомер кичерәләр. Әниләренең эшчән, ачык йөзле, бүген дә аларны шатландырып торуы белән горурланып сөйлиләр. Алдагы көнендә сәламәтлектә, тынычлыкта яшәвен телиләр. Юбилярны кайнар котлап район башлыгы Рәшид Заһидуллин Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы һәм хуҗалык җитәкчесе Рифкать белән Фәһим Ибәтуллиннар да изге теләкләрен җиткерделәр. Нина Егоровна бүләкләргә сөенде, җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар, үзләренә дә 90 га кадәр яшәүләрен теләде.

- Күзлексез "Йолдыз" газетасын укып, "Апас хәбәрләрен" карап район хәбәрләре белән танышып барам. Озак яшәүче юбилярларны кабат-кабат укыйм. Ул Путин кайдан белеп бетерә икән безне дип шаккатам. Хезмәтебезгә күрә-хөрмәтен хәзер күрәбез, барыгызга да зур рәхмәт дип, - шатлыгы белән уртаклашты Нина Егоровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев