Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Хәрби хезмәткә озату комиссиясенең йомгаклау утырышы үтте

Хәрби хезмәткә әзерлек, чакыру һәм хәрби хезмәткә озату район комиссиясенең еллык йомгаклау утырышы үтте. - Быелгы язгы-көзге чакырылышка әзерлек барышында районнан барлыгы 232 төрле яшьтәге яшүсмер, ир-егетләр хәрби-медицина комиссиясе үтте. Язгы чакырылышта 30 апаслы армия һәм флотка хәрби хезмәткә китте. 1 октябрь-30 декабрь чорында районнан барлыгы 26 яшь апаслыны хәрби...

Хәрби хезмәткә әзерлек, чакыру һәм хәрби хезмәткә озату район комиссиясенең еллык йомгаклау утырышы үтте.

- Быелгы язгы-көзге чакырылышка әзерлек барышында районнан барлыгы 232 төрле яшьтәге яшүсмер, ир-егетләр хәрби-медицина комиссиясе үтте. Язгы чакырылышта 30 апаслы армия һәм флотка хәрби хезмәткә китте. 1 октябрь-30 декабрь чорында районнан барлыгы 26 яшь апаслыны хәрби хезмәткә озаттык. Яңа гына солдат шинеле кигән 4 якташ яшь солдатлар янына Ульяновск шәһәренә барып кайттык, Апас районы исеменнән анда солдат ашханәсендә татар ашлары көне үткәрдек,-диде районның хәрби комиссары Илшат Паймурзин анда чыгыш ясап.

Быел көзен хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләребезнең һәр дүртенчесе югары, калганнары урта һәм махсус урта һөнәри белемле. 4 яшь апаслының беренчел хәрби һөнәре бар, алар йөзә торган бронетранспортер йөртү хокуклы. Алар Апас аграр көллияте базасында МТЛБ механик-йөртүчеләре әзерләү курсы үтте. Татарстан хәрби комиссариаты боерыгы нигезендә бу хәрби техника Тәтештә яңа оештырылучы патриотик тәрбия бирү, хәрби хезмәткә әзерләү зона Үзәгенә күчерелде.

Бүген район хәрби комиссариаты коллективы 2018 язгы чакырылышка әзерлек белән мәшгүль. Россиядә хәрби комиссариатлар оешуның 100 еллыгын намуслы хезмәт, югары эш күрсәткечләре белән каршылый. Төп бина каршына бу дата уңаеннан бер ай элек куелган Михаил Фрунзе бюсты моны ачык раслый.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев