Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Иң күңелле каникуллар “Зөя“дә

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген беренче сменада 240 бала сәламәтлеген ныгыта. Аның 140ы үзебезнең район балалары булса, 100 бала республикабызның ун районыннан килүчеләр. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. - Балалар бирегә бик теләп киләләр. Үзәктә үз хезмәтен белүче, булсынга дип янып-көеп эшләүче, үзләрендә зур җаваплылык тоючы хезмәткәрләр эшли. Балалары...

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген беренче сменада 240 бала сәламәтлеген ныгыта. Аның 140ы үзебезнең район балалары булса, 100 бала республикабызның ун районыннан килүчеләр. Алар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.

- Балалар бирегә бик теләп киләләр. Үзәктә үз хезмәтен белүче, булсынга дип янып-көеп эшләүче, үзләрендә зур җаваплылык тоючы хезмәткәрләр эшли. Балалары бездә ял иткән әти-әниләр кабат-кабат килеп рәхмәтләрен җиткерәләр, - ди Үзәк директоры Хәйдәр Булатов.

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне дә биредә зурлап билгеләп үтелде. Төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Балаларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева тәбрикләп, күңелле, имин яллар теләделәр.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев