Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Игенче – мактаулы хезмәт

Татарстан үз азык-төлек куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итә. Россия күләмендә республика авыл хуҗалыгы тармагы нык һәм стабиль, даими үсештә булуы белән танылды. Татарстанда узган елда барлыгы 214 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу - Россия күләмендә дүртенче урын. Татарстан авылы җитештергән продукциянең бер миллиард ярым сумлык өлеше - Апасныкы! Иң...

Татарстан үз азык-төлек куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итә. Россия күләмендә республика авыл хуҗалыгы тармагы нык һәм стабиль, даими үсештә булуы белән танылды.

Татарстанда узган елда барлыгы 214 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, бу - Россия күләмендә дүртенче урын. Татарстан авылы җитештергән продукциянең бер миллиард ярым сумлык өлеше - Апасныкы! Иң беренчеләрдән булып без республикада язгы чәчүгә чыктык. Иртә чәчү файдасы- игеннәр тигез һәм иртә өлгерде. 13 июльдә беренче олау ашлык амбарларга кайтты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәүлек әйләнәсе басу-кырларда булып, урып-җыю эшләре белән якыннан таныша.

- Басу кырларыбызда 50 дән артык комбайн тәүлек буе эшлиләр. Һава шартлары яхшы торганда мул уңышны җыеп алып амбарларга салу өчен кызу эш бара. Авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, уңышлар телим, - ди район башлыгы.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдерүенчә, быел югары уку йортларын тәмамлаган 8 егет һәм кыз язмышын туган авылы белән бәйләргә карар кылган. "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов:
-Бу сезонда дипломлы 5 яшь белгечебез ындыр табагында, кырда комбайнда эшли, беренче хезмәт күнекмәләре ала, барысы да уңган-булган. Иманым камил, шәп белгеч чыгачак алардан,-ди. Дәвеш комбайнчысы Илнур Шакиров, кулдашы, колгыналы Фирдүс Гыйсмәтуллин, Балтай, Кызылтау игенчеләре Илфар Сәлахов, Наил Юнысов бу көннәрдә тәүге кыр премияләрен алдылар.

Йомралы берләшмәсе яшь игенчесе Булат Габитов әле 3 көн элек кенә башлы-күзле булып, гаилә корды. "Туй бер генә көнлек, ипине һәркемнең көн дә ашыйсы килә... -диде ул премия тапшыру өчен яшь кияүне кырга эзләп килгән район "Урак-2016" комиссиясе вәкилләренә.

25 ел комбайнчы булып эшләүче Илгиз Мингазетдиновка да бирелде премия. Үзенә ярдәмче итеп кызы Илзирәне алган гаилә башлыгы.

-Комбайныбызның бер тимере чыгымлый әле, кызым үзәк паркка шуны юлларга китте. Апас аграр көллиятендә укып, машинага. тракторга права да алды. Әнисе белән киңәштек тә, кызыбыз табиблыкка укуын Буада дәвам итәргә булды,-ди эчке бер горурлык белән.

Завод конвейерыннан 45 ел элек чыккан "ГАЗ-53" белән кырга аш-су китерүче Фирдүс Җиһаншин, комплекслы урып-җыю отрядын, кырларда быел күкрәп үскән игенне саклап йөрүче янгынчылар Вәкил Зиннәтуллин белән Әнәс Сафиуллин, комбайннардан ашлык озатып җибәрүче Равилә Насыйхова, шоферлар Тәлгать Абзалов, Иршат Гыйлаҗев хезмәтенә дә сүз әйтерлек түгел.

- Төп эш урыным Килдураз авыл клубында, аның мөдире мин. Урак өстендә иген басуларында уңыш язмышын кайгыртучыларга бик теләп ярдәмгә килдем,-ди Равилә.

Сезон башыннан махсус комиссия кырга килеп, 18 экипажга шундый саллы бүләк тапшырды инде.

Көн-төн кырдан кайтып та кермәгән комбайнчы, ашлык ташучы шофер, иген басуларын, техниканы саклаучы янгынчы янында һәрвакыт җитәкче-белгечләр үзләре булып, күзәтеп торалар. Ашханәләрдә тәмле аш-су әзерләнә, урыннарга килеп механизаторларны ашаталар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев