Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Ипи тәмен алар яхшы белә

Икмәк пешерү комбинатында эшләүчеләрнең җитезлекләренә, осталыкларына исең китәрлек. Аларның кулларына күз иярми, аяклары җиргә тими. Күз алларында күпереп пешкән, тәмле, хуш исле ипиләр, күмәчләр, пироглар, перәннек-печеньелар мичтән чыга, мармелад, кисель, помадка һәм башкалар өстәлгә килә, пилмәне ясала. Барысы да - хезмәт җимеше! Барысына да тырышлык салынган! Мастер-кондитер Наилә Садриева икмәк...

Икмәк пешерү комбинатында эшләүчеләрнең җитезлекләренә, осталыкларына исең китәрлек. Аларның кулларына күз иярми, аяклары җиргә тими. Күз алларында күпереп пешкән, тәмле, хуш исле ипиләр, күмәчләр, пироглар, перәннек-печеньелар мичтән чыга, мармелад, кисель, помадка һәм башкалар өстәлгә килә, пилмәне ясала. Барысы да - хезмәт җимеше! Барысына да тырышлык салынган!

Мастер-кондитер Наилә Садриева икмәк пешерү комбинатында 21 ел хезмәт итә. Шулай ук кондитерлар Гөлфинә Хәсәнованың, Гөлмәрьям Фәхретдинованың эшкә килүенә дә 18 ел вакыт узган. Алар инде эшнең чын остасына әверелгәннәр.

- Иртәнге алтыда без инде эш урынында. Һәрберебез үз вазифасын белә һәм килү белән эшкә тотына. Безнең һәр минутыбыз исәпле, кадерле. Эш сәгатебез дә чикләнмәгән. Заявкалар үтәлеп беткәнче хезмәт итәбез. Бердәм, дус булып, ярдәмләшеп эшлибез, - диләр алар.

Икмәк пешерү комбинатында эшләүчеләр ипи тәмен яхшы аңлый. Чөнки, иңнәреннән авыр капчыклар да үтә, кызуына-челләсенә дә түзәләр, ару-талуны да белмиләр. Бары тик халык канәгать булсын да, сатып алучылар үзебезнекен - Апасныкын сайласын!

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев