Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Каратун мәчетендә Корбан мәҗлесе уздырдылар

Каратунда районда иң беренчеләрдән булып, 1990 еллар башында халык биргән сәдака акчасына төзелгән мәчеттә Корбан ашы үтте. Авылдашларына мөрәҗәгать итеп, районның тәүге мөхтәсибе булып эшләгән Азат хәзрәт аларны күркәм бәйрәм белән котлады. Аның шәкертләре Шәһит, Рәшит һәм Гыйльфан хәзрәтләр мәхәллә халкына матур теләкләрен җиткерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза...

Каратунда районда иң беренчеләрдән булып, 1990 еллар башында халык биргән сәдака акчасына төзелгән мәчеттә Корбан ашы үтте.

Авылдашларына мөрәҗәгать итеп, районның тәүге мөхтәсибе булып эшләгән Азат хәзрәт аларны күркәм бәйрәм белән котлады. Аның шәкертләре Шәһит, Рәшит һәм Гыйльфан хәзрәтләр мәхәллә халкына матур теләкләрен җиткерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт, Каратун авыл җирлеге башлыгы һәм башкалар бу саваплы табынны оештыручыларга зур рәхмәтләрен ирештереп, исәнлек-саулык, имин тормышлар теләделәр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев