Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Кайсы тауның ташларыннан икән Батырлыкка һәйкәл куясы!“

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 27 ел булды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган...

Әфганстан җиреннән, ут, мәхшәр эченнән Ватаныбызның соңгы солдаты атлап чыкканга 27 ел булды. Әфганстан һәм Чечня сүзләре анда булучыларның улларын, якыннарын югалтканнарның хәтерләрендә гел яңарып тора. Аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми. Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар һәм Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр, хезмәт иткән җирләрендә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре 15 февральдә, елдагыча, район үзәгенә очрашуга җыелдылар.

Очрашу истәлек такталары янында башланып китте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин егетләрнең һәркайсына исәнлек, әти-әниләргә, туганнарына сабырлык теләде. Бу чарада катнашучы Ак Барс Банк җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да үзенең изге теләкләрен юллады. Аннан соң хәрби бурычын үтәгәндә башын салган геройларыбызның истәлек такталары янына веноклар куелды, бер минут тынлык белән искә алу булды. Районда 92 әфганчы, Чечня хәрәкәтләрендә катнашкан 239 егет бар. Алар арасында берничәсе вафат инде.

Чараның икенче өлеше Апас аграр көллиятендә дәвам итте. Биредә алар өчен мул сыйлы табыннар хәзерләнгән иде. Вафат булучыларның якыннарына күчтәнәч пакетлар таратылды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов чыгыш ясап, егетләрнең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Аграр көллият укытучысы Гөлнара Фәтхелисламова бу чарага махсус программа төзегән иде. Батыр райондашларыбыз хөрмәтенә үзешчән артистларыбыз башкаруында матур җырлар яңгырады. Илшат Паймурзин бер төркем әфганчыларга истәлек медальләре тапшырды.

Колгына авылында гомер иткән әфганчы Илфат Садыйков сигез ай элек вафат булган. Аның медален тормыш иптәше Флера алды.

- Бик вакытсыз китте Илфат. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп, тормышка чыгардык. Илфатымның вафатының икенче көнендә оныгы туды. Бик көткән иде, күрә генә алмады. Район башлыгы, әфганчы егетләр бик булыштылар. Рәхмәт, барысына да, - диде Флера, күз яшьләренә төелеп.

Урта Балтай авылыннан килгән Резеда апа Сираҗиеваның да еламаган көне сирәк икән. Кайтырына ике ай калгач оныгы Руслан Җәләлетдинов Чечня җирендә вафат була. "Кайтырга да күп калмады", - дигән хаты соңгысы була. Табар Черкененнән Венера Антонова юл һәлакәтендә һәлак булган ире Николайны сагынып искә алды. "Чечнядан исән-сау кайтты, явыз үлем аны биредә сагалап торган икән", - дип өзгәләнде.

Бирегә килүчеләр хезмәттәшләре белән күрешеп рәхәтләнеп сөйләштеләр, аралаштылар.

Әфганчыларның, Чечня хәрәкәтләрендә катнашучыларның, балаларын югалткан аналарның, тол калган хатыннарның, әтисез калган балаларның теләкләре бер генә: мондый мәгънәсез сугышлар кабат булмасын, гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев