Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Каз канаты, каз өмәсе... Борынгыдан калган йола

Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче, байлык, муллык бәйрәме - Каз өмәсе быел аеруча үзгә бер күңеллелек белән үтте. Иртәдән үк урамда авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте ул. Анда ниләр генә юк иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел терлек-туар өчен салам-печән һәм комбикорманы алдан бирелгән...

Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче, байлык, муллык бәйрәме - Каз өмәсе быел аеруча үзгә бер күңеллелек белән үтте.

Иртәдән үк урамда авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән башланып китте ул. Анда ниләр генә юк иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел терлек-туар өчен салам-печән һәм комбикорманы алдан бирелгән заявка нигезендә өйләргә китереп бирделәр. Халык бу төр хезмәт күрсәтүдән аеруча канәгать калды. Сөт, ит, оннан да чират өзелеп тормады. "Үзебездә үстерелгән, җитештерелгәне әйбәт", - дип сөенә-сөенә алды райондашлар. Район мәктәпләре, балалар бакчалары, авыл җирлекләре дә товарның төрлесен, сыйфатлысын тәкъдим иттеләр.

Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин да танышты һәм үз фикерләрен белдерде.

Көннең салкын булына карамастан, җирле артистларыбыз һәр килүчене җыр-моңнары белән каршы алдылар.

Район мәдәният йорты фойесында да иртәдән үк тормыш кайнады. Халык каз, үрдәк, күркә түшкәләре, эч-башлары, сөт, йомырка, камыр ризыклары, җылы оекбаш-бияләйләр сатып алды. Күргәзмәләрне карап шаккатты. Бу тамаша, бу матурлыкны бер күргән кеше ел саен көтеп ала. Ә биредә... Әнә кәрҗиндә кияү егете белән кәләшкә ошатып киендерелгән ике үрдәк Кызыл Таудан кадәр килеп, үз дәрәҗәләрен белеп кенә утырып торалар. Зур Күккүз авыл җирлеге дә үрдәк түшкәләрен яңа образга керткән - күзлекле тычкан буларак алар күргәзмә күрке иделәр. Олы Болгаер һәм Иске Йомралы авылы җирлекләре бәйрәмгә килүчеләрне чәй табынына чакырып, мәтрүшкәле чәй, кайнар коймак, тәмнүшкәләр белән сыйлады. Каз боткасы да һәркемгә дә ошады.

- Бу бәйрәм сатып алучының күп булуы белән аерылып торды. Без 30 каз, 40 эч-баш, шактый гына эремчек, корт, сөт саттык. Мактый-мактый алдылар, - ди Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина.

Тутай җирлеге уңганнары Каз өмәсен чынбарлыкта күрсәттеләр. Йолку, эчен ачу, каурый сыдыру, мендәр тутыру йолалары берсе дә читтә калмады. Күмәк эшкә җыр-моң кушылды.

- Хуҗалыгымда да Каз өмәсен традицияләргә тугры калып, бөтен шартын туры китереп эшләдек. Апаслыларга да бу элекке йоланы күрсәтәсе килде. Яшьләр кызыксынып, өлкәннәр сокланып карадылар, - ди "каз заводы директоры" Тәслимә Гайфуллина.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Ул да түгел милли киемнәрдән иңнәрендәге көянтәләренә каз аскан бер төркем кызлар җырлап-биеп алдылар да, бар халыкны сокландырып, изге теләкләре белән, сукмакка каурый сибә-сибә чишмәгә каз юарга киттеләр. Бу йола быел да "Әнәле" чишмәсе янында булды. Биредә төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачкач, агачтан махсус эшләнгән улакта каз юдылар. "Әнәле" чишмәсен "күреп" кайткан казларны сатып алучылар тиз табылды.

Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады әле. Көннең икенче яртысында "Каз өмәсендә замана баласы" дигән театральләшкән тамаша башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән җырчыларыбыз, "Ләйсән", "Гөлчәчәк", "Кояшкай", "Салават күпере" бакчалары һәм бию түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балалар сәхнәне гөр китерделәр. Халык рәхәтләнеп ял итте.

- Бигрәк күңелле бәйрәм булды. Ата-баба йолаларын яшь буынга җиткерә белделәр сәхнә осталары. Үзебезнең дә оныклар үсеп килә. Алар өчен шатланып утырдык. Ел буе сагынып сөйләрлек тәэсирләр алдык, - диләр Илһамия Гайфуллина һәм Илсөяр Мөбәрәкшина.

Каз өмәсе барышында мәдәни чараларда аеруча осталык күрсәткән бер төркем авыл җирлеге башлыкларына һәм мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев барлык җиңүчеләрне тәбрик итте һәм күңелле яллар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев