Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Кем биеккәрәк сикерә - Апас паркына скейт-трекка килерсез!

Апас үзәк ял паркында төзелеш дәвам итә. Аның уртасындагы шарлы фонтанлы күл ясалма таш белән матур итеп тышланды. Паркның көнчыгыш чигендә скейт-трек, җәйге заманча кинотеатр, санитар зона урнашачак. Подрядчылар тәгәрмәчле тактага басып йөрергә яратучыларга махсус фанерадан каток-трамплин ясау өчен мәйданчыкны бетонлау, аны яктырту, видеокүзәтү системасын монтажлауны төгәлләделәр. Соңгы өмәләрдә балалар...

Апас үзәк ял паркында төзелеш дәвам итә. Аның уртасындагы шарлы фонтанлы күл ясалма таш белән матур итеп тышланды. Паркның көнчыгыш чигендә скейт-трек, җәйге заманча кинотеатр, санитар зона урнашачак. Подрядчылар тәгәрмәчле тактага басып йөрергә яратучыларга махсус фанерадан каток-трамплин ясау өчен мәйданчыкны бетонлау, аны яктырту, видеокүзәтү системасын монтажлауны төгәлләделәр. Соңгы өмәләрдә балалар мәйданчыгы, тротуарлар, амфитеатрлы зур сәхнә дә ыспайланды. Тик менә шактый кыйммәт бәяләнүче декоратив туя агачлары аллея-скверында корып, үсеп-ныгып китә алмаучы яшь үсентеләр күренгәли. Бәлкем алар өчен махсус тамчылы сугару системасы кую турында уйларга вакыт җитмәдеме икән?!
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев