Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Көнеңне “Йолдыз”га язылудан башла!

2016 елның беренче яртыеллыгына язылу башлану белән, безнең Үтәмештә яшәүче үзхәбәрчебез, тугры газета укучыбыз Флера апа Шәрәфетдинова шылтыратып, "Йолдыз"га беренчеләрдән булып язылып куюын белдерде. - Көтү көтеп, бик авыр кул хезмәтләре башкарып, ачлык-ялангачлыкның, ятимлекнең ни икәнен күреп үскән буын вәкиле буларак, районда башкарылган һәр эш, ирешелгән уңыш өчен сөенәм. Яңалыклар...

2016 елның беренче яртыеллыгына язылу башлану белән, безнең Үтәмештә яшәүче үзхәбәрчебез, тугры газета укучыбыз Флера апа Шәрәфетдинова шылтыратып, "Йолдыз"га беренчеләрдән булып язылып куюын белдерде.

- Көтү көтеп, бик авыр кул хезмәтләре башкарып, ачлык-ялангачлыкның, ятимлекнең ни икәнен күреп үскән буын вәкиле буларак, районда башкарылган һәр эш, ирешелгән уңыш өчен сөенәм. Яңалыклар белән "Йолдыз" аша танышып барам. Берәр күңелемә ятышлы хәбәр булса, тиз генә язып салырга да онытмыйм. Апас яңалыклары белән дә таныш булмагач, ничек яшәмәк кирәк, - диде ул.

Шулай ук Карабайда яшәүче хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова да "Йолдыз"ны яратып, һәр хәреф, өтеренә кадәр укып баруын, район газетасының инде 70 елдан бирле өенә кадерле кунак булып килүен әйтте.

- Китаплардан, газета-журналлардан күңелемә юаныч табам. Үзем дә яратып иҗат итәм. Сеңелләрем: "Йолдыз"да синең язма бастырылган әнә, - дип сөенче алалар. Укыйсы китапларым, ак кәгазь битенә төшерәсе язмаларым күп әле, - ди ул.

15 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Йолдыз"га ташламалы бәядән язылып була. "Язылу декадасы" чорында шәхси затлар өчен ул - 493 сум, 56 тиен булачак.

"Татарстан почтасы" һәм "Татмедиа" тарафыннан "Иң яхшы хат ташучы" бәйгесе быел да оештырыла. Хат ташучының эшен нәтиҗәле итү, газета-журналларга язылу кампаниясенең уңышлы үткәрү максатыннан узучы бу бәйге 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы массакүләм мәгълүмат чараларына иң күп яздыртучы хат ташучы билгеләнеп, республикакүләм бәйгегә тәкъдим ителә. Хат ташучы һәм элемтә бүлекләре аерым бүләкләнәчәк. Акчалата премияләрнең күләме шактый зур. Хат ташучыларга 16 мең сум, почта бүлекчәләренә 30 мең сум премия каралган. Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге иң элек район газетасы тарафыннан оештырыла. Нәтиҗәләр ике атна саен газета битләрендә һәм www.apastovo.ru сайтында урын алачак. Әлеге бәйгедә катнашып, республика күләмендә "Иң яхшы хат ташучы" булып танылган райондашларыбыз да бар. 2014 елның беренче яртыеллыгында Апастан Гөлсинә Вафина үзенә бирелгән бурычны беренчеләрдән булып, арттырып үтәп, иң-иңнәр сафына баскан һәм бүләк алган иде. Быел исә Болынбалыкчы почтальоны Фирүзә Зарипова уңышлары белән сөендерде. Бүген ул хезмәт күрсәтүче 260 йортның 127сендә "Йолдыз"ны укыйлар.

- Киләсе яртыеллыкта да тырышырга исәп, хезмәтебезне күрәләр, бәялиләр, авырлыгын аңлыйлар. Шулай булгач, эшләргә күңел дә үсә, - ди ул үзе.

"Йолдыз" газетасына язылу мөмкинлеге, уңайлылыклар көннән-көн арта. Хәзер ерак шәһәрләрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче "Йолдыз"га языла һәм бүләк итә ала. Аның өчен www.tatmedia@ru сайтында урын алган "Подписка" бүлеген табарга кирәк. Тагын бер отышлы адым, өйдән чыкмыйча гына, Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша языла аласыз. https://uslugi.tatarstan.ru адресы белән кереп рәсмиләштерегез!

Көнегезне "Йолдыз"га язылудан башлагыз. Ташламалы бәяләрне дә кулдан ычкындырмагыз. 15 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр "Йолдыз"га 493 сум, 56 тиеннән язылып калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев