Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә район башлыгы исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бу көннәрдә коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә район башлыгы исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды. Апас авыл җирлеге буенча тугыз райондашка шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, шәһәр тибындагы Апас Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Миләүшә Габитова изге теләкләре белән күчтәнәчләр тараттылар. Апас авылында яшәүче...

Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бу көннәрдә коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә район башлыгы исеменнән күчтәнәч пакетлар таратылды. Апас авыл җирлеге буенча тугыз райондашка шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов, шәһәр тибындагы Апас Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Миләүшә Габитова изге теләкләре белән күчтәнәчләр тараттылар. Апас авылында яшәүче Лиза Григорьева үзен хөрмәтләп килгәннәренә аеруча сөенде.

- Тормышым әйбәт, бөтен җирем җитешле. Балаларым карап, булышып торалар, улым Вадим идән дә юа, ашарга да пешерә. Район башлыгының, сезнең игътибарыгыз күңелләремне эретте. Хәзер язмышыма күндем инде, бер аяк белән генә яшәүне күз алдыма да китерә алмый идем. Елый-елый күзләрем кипте. Протез аяк белән ничә ел буе акрынлап йөрергә өйрәндем. Аннан башкалардан гыйбрәт алдым. Кемдер аяксыз-кулсыз да яши бит. Шуңа күрә бу тормышның, аның һәр мизгеленең, бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез, - диде ул.

Лиза апа хастаханәдә пешекче булып эшләгән икән. Эшләгән елларын, хезмәттәшләрен сагынып искә төшерде. Район җитәкчелегенә кат-кат рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев