Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Конституцияне беләбезме?

Быел 6 ноябрьдә Республикабыз Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан, гражданнарның Конституциянең төп положениеләрен өйрәнү буенча белемнәрен арттыру максатыннан муниципаль районнарда лекцияләр оештырыла. Районыбызда әлеге чара Татарстан Республикасының Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында үтте. -Безнең барлык эш-гамәлләребез Татарстан Конституциясе кысаларында алып барыла. Ул төп закон буларак, республикабызның...

Быел 6 ноябрьдә Республикабыз Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан, гражданнарның Конституциянең төп положениеләрен өйрәнү буенча белемнәрен арттыру максатыннан муниципаль районнарда лекцияләр оештырыла. Районыбызда әлеге чара Татарстан Республикасының Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында үтте.

-Безнең барлык эш-гамәлләребез Татарстан Конституциясе кысаларында алып барыла. Ул төп закон буларак, республикабызның барлык халкы өчен хокукый гына түгел, әхлакый кыйбла да булып санала. Шуңа без аны тирәнтен өйрәнергә тиеш. Конституциядә билгеләнгән законнарны үтәү буенча грамоталы, квалификацияле һәм даими эш таләп ителә, - диде ул һәм төп закон кабул ителүнең тарихы, аңа китергән алшартлар, Конституциягә кертелгән үзгәрешләр һәм республикадагы бүгенге вәзгыять белән таныштырып үтте.

Билгеле булганча, хәзерге көндә гамәлдәге булган Конституция Татарстан Югары Советы тарафыннан 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу - сәяси киеренкелекнең аеруча көчәйгән вакытлары иде. Илебездә үзгәртеп кору башлану белән, Татарстан Россиядәге милли хәрәкәтләр лидерына әверелеп, союздаш республика статусына дәгьва кыла башлый. Халыкларның үзбилгеләү хокукын торгызган РСФСР дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы "ТАССРның дәүләт суверенлыгы турында" декларация кабул итә. Ә 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдумда республика гражданнары Татарстанның суверенитетын яклап тавыш бирәләр. Шуның белән Татарстан Республикасының дәүләт статусы турында яңа Конституция кабул итү өчен нигез салына.

Гамәлдәге Конституция, Татарстандагы күпмилләтле халык мәнфьгатен яклап, гражданнарның хокук һәм бурычларын билгели, халыкның үзбилгеләнүгә хокукын саклый, тарихи, милли һәм әхлакый традицияләрне, мәдәниятне, телне үстерүгә юл ача, демократияне ныгыту, республиканың социаль-икътисади үсеше өчен шартлар тудыра.

Әлеге чарада шулай ук авыл җирлеге һәм мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев