Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Кубок һәм 4 медаль – Зур Күккүз мәктәбендә

Зур Күккүз урта мәктәбе базасында әфганчылар призына традицион биатлон ярышлары үтте. Ул быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ярыш моннан 20 ел элек Зур Күккүз авыл җирлеге территориясендә яшәүче егетләр инициативасы белән мәктәп күләмендә генә үткән иде. Хәзер ул ел саен район күләмендә оештырыла. Быелгы...

Зур Күккүз урта мәктәбе базасында әфганчылар призына традицион биатлон ярышлары үтте. Ул быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Ярыш моннан 20 ел элек Зур Күккүз авыл җирлеге территориясендә яшәүче егетләр инициативасы белән мәктәп күләмендә генә үткән иде. Хәзер ул ел саен район күләмендә оештырыла. Быелгы ярышта да 12 команда катнашты. Егет-кызлар үзләренә бирелгән чакрымнарны җилдәй җитез әйләнеп килделәр. Ә менә тирга туктап, пневматик винтовкадан ату һәркемгә дә җиңел генә бирелмәде. Үз-үзен кулга алып, дулкынлануын җиңеп, тиз һәм төз атучылар отты. Ә каушап калучыларга өстәмә чакрымнар үтәргә туры килде. Хуҗалар бу ярышта да бирешмәделәр. Беренче урын һәм кубок - Зур Күккүз урта мәктәбендә. Икенче урында - аграр көллият, өченче урында - Борнаш мәктәбе командалары. Шәхси беренчелектә исә, кызлар арасында барлык призлы урыннарны да күккүзлеләр алды. Фирүзә Яруллинага, Диана Хәбибуллинага, Алинә Кәлимуллинага тиңнәр булмады. Егетләр арасында: беренче урында - Зур Күккүздән Раил Гайнетдинов, икенче урында - Каратуннан Айдар Садриев, өченче урында - аграр көллияттән Нәсим Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев