Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Әлмәндәр клубында 4,5 миллион сумлык эш башкарылган

Әлмәндәр авылында капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты заманча сулыш алды. Ул республика программасы нигезендә тулысынча төзекләндерелде. Мәдәният йорты бинасын ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, төрле тармак җитәкчеләре, төзүчеләр һәм авыл халкы катнашты. Мәдәният йорты, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән. Биредә һәр почмакка...

Әлмәндәр авылында капиталь ремонттан соң, мәдәният йорты заманча сулыш алды. Ул республика программасы нигезендә тулысынча төзекләндерелде. Мәдәният йорты бинасын ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, "Ак Барс" банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин, төрле тармак җитәкчеләре, төзүчеләр һәм авыл халкы катнашты.

Мәдәният йорты, чыннан да, танымаслык булып үзгәргән. Биредә һәр почмакка төзүчеләр кулы тигән. Керү юлыннан ук брусчатка җәелгән, рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Ишек-тәрәзәләр дә яңарган, идән-түшәмнәр дә балкып тора. 300 урынга исәпләнгән тамаша залы аеруча да зәвык белән эшләнгән. Тулаем алганда, биредә 4,5 миллион сумлык эш башкарылган.

- Әлеге бина үз эченә авыл җирлеге, медпункт, элемтә бүлекчәсе, саклык банкының эш бүлмәләрен алган. Мәдәният йорты 37 ел халыкка хезмәт күрсәткән. Бүген аның менә шулай яңаруы барыбыз өчен дә сөенечле. Сәхнә буш тормасын, бердәм булып, бер максат белән эшләргә язсын, - диде Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.

Чыгышлар җыр-биюләр белән аралашып барды. Районның мәдәният хезмәткәрләре бинаны төзекләндерү, яңартуда актив эшләделәр һәм бәйрәм тантанасында да үзләренең җыр-моңнары, биюләре белән ял иттерделәр.

"Свияга" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов үз чыгышында Әлмәндәр авылында терлекчелек фермасына кадәр каты өслекле юл салынуын сөенеп хәбәр итте һәм мәдәният йортына да буш кул белән килмәгәнлеген белдерде.

- Республикада авыл өчен бик күп эшләр башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзелә, төзекләндерелә. Шуның бер матур мисалы бүген безнең күз алдында. Булганның рәхәтен күрегез, исән-сау эшләгез, - диде башкала кунагы Илфан Гобәйдуллин.

Авыл халкы үзләрендә булган үзгәрешләр өчен бигрәк тә шат. Алар мәдәният йортын ачу тантанасына да зал тутырып килгәннәр иде.

- Үзебездән бигрәк яшьләр өчен сөенәбез. Аларның бит бу кичләрен ял итү урыны. Без дә читтә калмыйбыз, дини кичәләрдә катнашабыз, бәйрәмнәргә киләбез. Ходай һәммә кешегә дә сәламәтлек, илгә-көнгә иминлек бирсен, рәхмәт әлеге эшне башлап йөрүчеләргә, - диде хезмәт ветераны Люция Әхмәтшина.

Республикада эшләп килүче барлык программалар да безнең районда үтәлеп бара. Быел әлеге программаларга нигезләнгән бишенче клуб сафка басты һәм ачылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин үз чыгышында әнә шуңа басым ясады.

- Мөшки, Аюкөйдергән, Кызыл Тау, Иске Әнәле авылларында яңа биналарда хезмәт күрсәтәләр. Әлмәндәр мәдәният йорты да бу исемлекне тулыландырды. Барлык уңайлыклар да бар. Хәтта авыл халкын кунак итәр өчен махсус бүлмә дә калдырылды. Рәхәтен күрегез, озын гомерле булсын, - диде район башлыгы.

Әлмәндәрлеләр сәхнәгә гашыйк халык. Әлегә кадәр дә, клубыбыз иске дип, сәхнәне буш тотмадылар. Тирә-як авылларга чыгып та, концертлар куеп йөрделәр. Ә хәзер аларга шартлар тагын да артты. Алга таба күңелле итеп яшәргә, гөрләтеп гомер итәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев