Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Махсус комиссия “Свияга“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә

Балаларның җәйге яллары имин үтсен өчен һәр өлкән кеше үзендә җаваплылылык тоярга, аеруча ял-сәламәтләндерү үзәкләре игътибарга алынырга тиеш. Бу уңайдан районда, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. Июнь аенда комиссия Дәвештәге "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә булып һәр почмакны энә күзеннән үткәрде, балалар, коллектив белән әңгәмә корды....

Балаларның җәйге яллары имин үтсен өчен һәр өлкән кеше үзендә җаваплылылык тоярга, аеруча ял-сәламәтләндерү үзәкләре игътибарга алынырга тиеш. Бу уңайдан районда, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә махсус комиссия эшли. Июнь аенда комиссия Дәвештәге "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә булып һәр почмакны энә күзеннән үткәрде, балалар, коллектив белән әңгәмә корды. Аерым зур кимчелекләр күзәтелмәде биредә. Балалар күп тупланган урыннарда еш булуның зыяны юк. Әле шушы көннәрдә комиссия кабат ял үзәгенә җыелды. Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов әйтүенә караганда, биредә 1 июльгә кадәр 500гә якын бала ял иткән инде. Бу көннәрдә яңа смена башлана. Казан, Чаллы, Арча, Яшел Үзән, Биектау һәм әлбәттә инде үзебезнең районнан, барлыгы 220 бала ял итәргә килә.

Комиссия әгъзалары территориядәге спорт, уен мәйданчыклары, бассейн, сауна, палаткалы лагерь, дәвалау бүлмәләре, ашханә эше белән таныштылар. Һәр нәрсә җентекләп тикшерелде. Луиза Сафина балалар белән җылы әңгәмә корып, ничек ял итүләре, тукланулары турында сорашты. Балалар бераваздан уңай җавап бирделәр, тагын килер идек дигән теләкләрен белдерделәр. Узган ел биредә Мәскәү өлкәсеннән балалар ял иткәннәр иде. Быел кабат килгән алар. Биредәге уңайлылыкларга шатланып туя алмыйлар.

- Район җитәкчелегенә, аеруча Хәйдәр Булатовка без бик рәхмәтле. Ел буена җитәрлек тәэсирләр алып китәбез. Кабат килергә насыйп булсын, - ди группа җитәкчесе.

Бөтен нәрсәне карап тикшереп чыкканнан соң, комиссия әгъзаларының һәркайсы үз тармагы буенча нәтиҗә ясап, җавап тотты. Узган очрашуда һәр атнаның шимбә-якшәмбесе әти-әниләр белән очрашу көне булырга тиешлеге турында сөйләшенгән иде. Бу таләп үтәлә биредә, хәзер теләсә кайсы көнне, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ял үзәгенә килү туктатылган.

- Үзәктәге тәртип, ашау-эчүдән һәркем канәгать. Вожатыйлар да көчле безнең, барысы да тәҗрибәле. Араларында Мәскәүдә, Анапада эшләп кайтучылар бар. Элемтә буенча азрак кимчелекләр бар иде, алар барысы да вакытында төзәтелде. Хәзер үзебезнең район балалары ял итәргә килергә аптырап торалар, мин моның өчен Луиза Сафина белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиевага рәхмәтле, - диде үзәк җитәкчесе Хәйдәр Булатов.

Ял итәргә килүче балалар барысы да медицина тикшерүе узганнар. Алар сәламәтлеген ныгыту өчен биредә шартларның да, белгечләрнең дә җитәрлек булуына басым ясады үз чыгышында район үзәк хастаханәсе педиатры Наилә Зыятдинова.

Районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков палаткалы лагерьдагы тәртип турында сөйләде. Шулай ук балаларга су коену тәртибе турында (бассейнда гына коенсалар да) ныклап аңлатырга кирәклеге турында әйтте. Опека бүлегеннән Регина Галиуллина килүче һәр төркем балалар белән очрашып, психолог, педиатр ярдәмендә әңгәмәләр үткәрү, шулай ук балаларның һәркайсында "ышаныч телефоны" номерын булдырырга тырышачагын белдерде. Элемтә бүлеге вәкиле Нәфисә Төхвәтуллина заманча аппаратуралар мөмкинчелекләре турында сөйләп үтте.

- Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге бу үзәк республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә данлыклы. Балаларыбызның җәйге яллары ышанычлы кулларда имин үтсен, бу көннәр матур истәлек булып калсын иде. Комиссиябезнең чираттагы очрашуы август аена туры килә. Барыгызга да исәнлек телим, - диде очрашу ахырында Луиза Сафина.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев