Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мәдинә апа Зиннәтуллина 35 ел яшь бозаулар тәрбияли

"Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе Тәүгелде авылы фермасында 11 кеше хезмәт итә. Коллективта ярдәмләшеп, берсен-берсе тулыландырып эшлиләр. Тәҗрибәле, озак еллар бер үк хезмәтне башкаручы апа-абыйлар да бар араларында. Яшь бозаулар тәрбияләү бүлегендә эшләүче Мәдинә апа Зиннәтуллина да шундыйлардан. Ул 35 ел яңа туган бозаулар янәшәсендә. -43 ел элек Аюкөйдергән авылыннан Тәүгелдегә...

"Свияга" берләшмәсенең Бакырчы бүлекчәсе Тәүгелде авылы фермасында 11 кеше хезмәт итә. Коллективта ярдәмләшеп, берсен-берсе тулыландырып эшлиләр. Тәҗрибәле, озак еллар бер үк хезмәтне башкаручы апа-абыйлар да бар араларында. Яшь бозаулар тәрбияләү бүлегендә эшләүче Мәдинә апа Зиннәтуллина да шундыйлардан. Ул 35 ел яңа туган бозаулар янәшәсендә.
-43 ел элек Аюкөйдергән авылыннан Тәүгелдегә килен булып төштем. Иң элек сарыклар фермасында эшләдем. Терлекләрне бик яратам, сыйпап, хәлләрен белеп кенә торам. Хайваннарны яратмасаң, фермада эшләп булмый. Яшь бозаулар аеруча да игътибарны таләп итә, - ди ул үзе.
Мәдинә апа иртән, кеше тәмләп йоклап ятканда ук, ферма ишегеп ачып керә. Аңа кадәр инде өйдәге сыер савылган, терлекләр каралган була. Уңган ханым иң элек бозауларның һәрберсен күздән кичерә. Аннан дәвалау, ашату, асларын карау эшләрен башлап җибәрә. Аңа Фәнис Гыймранов ярдәм итә.
-Хайванның кәефе юклыгы йөзеннән үк аерыла. Дарулар, үлән сулары бирәбез. Барча бозауларга җылы сөт салына. Зуррак бозаулар ясалма сөт эчә. Алларыннан бер дә ризык өзелми. Авырмаган, сау-сәламәт терлекне үстерәсе рәхәт. Шуңа күрә дә, гел карап кына торабыз үзләрен, - ди Мәдинә апа.
Лаеклы ялга чыкканына 5 ел вакыт узса да, ул эшенә яратып һәм бик теләп йөри. Һич кенә дә иренә белми. Таң белән торуларга да ияләшкән. Көнгә өч тапкыр - иртән сәгать 5тә, төш вакытында сәгать 11дә, кичен сәгать 4тә яраткан малкайлары янына килә.
-Гомерем хезмәт белән үтте. Хәзер дә өйдә генә торасы килми, хәрәкәтләнәсе, кеше арасында буласы килә. Бер өйрәнгән эшнең кыенлыгын сизмим. Улым Рамил дә фермада эшли, - дип сөйли ул.
Мәдинә апа бик җитез, уңган һәм тырыш. Күз тимәсен, аңа үз яшен биреп тә булмый. Серен, әлбәттә, гел хәрәкәттә булуда, ялкаулана белмәүдә күрә. Йорт эшләренә дә өлгерә, хезмәтендә дә алмаштыргысыз. 2 баласы, 2 оныгы өчен дә өзелеп тора. Тормыш иптәше Сәлимулла гына моннан 8 ел элек вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев