Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мәдәни мирас фестиваль- бәйге Биеш мәдәният йортында узды

Беренче Әнәле авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар кургаш эретеп куркулык койдыруны күрсәттеләр. Элек электән авылларда куркулык коючы әбиләр булган. Соңгы вакытта онытылып барган әйберләрне яңарту, яшь буынга күрсәтү бик кирәк дип уйлыйм. Биеш үзешчәннәре Коляда бәйрәмен чагылдырдылар. Борынгы кешеләр кышкы йокыдан соң кояш уяна дип ышанганнар, шул уңайдан йорттан йортка...

Беренче Әнәле авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар кургаш эретеп куркулык койдыруны күрсәттеләр. Элек электән авылларда куркулык коючы әбиләр булган. Соңгы вакытта онытылып барган әйберләрне яңарту, яшь буынга күрсәтү бик кирәк дип уйлыйм.

Биеш үзешчәннәре Коляда бәйрәмен чагылдырдылар. Борынгы кешеләр кышкы йокыдан соң кояш уяна дип ышанганнар, шул уңайдан йорттан йортка кереп, җырлап-биеп, уеннар уйнап бәйрәм иткәннәр.

Табар Черкене үзешчәннәре күз тиюдән һәм судан курыккан баланы дәвалау йоласын күрсәттеләр. Үзләре телендә чыгыш ясау тагын да күңелле булды.

Идрәзлеләр авылларында яшәүче, төрле үләннәр җыеп дәвалау алымнарын белүче Рушания апаның үзен алып килеп бик эчтәлекле тамаша күрсәттеләр. Кырмыскаларның дәвалауда файдасын да белеп кайттык.
- Чыннан да әзерлекле, эчтәлекле чара булды. Бүгенге сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясады. Дуслык-туганлыкны күрү тагын да күңелле. Онытылып баручы йолаларны яңарту яшь буын өчен файдалы булачак, - диде Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев