Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: Апаста ике кулын җиргә батырып эшли торган халык яши

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар килде. Алар иң элек район үзәгендә эшләп килүче аграр көллият, мәктәп һәм балалар бакчаларында булдылар. Республика вәкилләре шулай ук район мәдәният йортында узган икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының 47нче утырышында катнаштылар. Утырышта...

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә дәрәҗәле кунаклар килде. Алар иң элек район үзәгендә эшләп килүче аграр көллият, мәктәп һәм балалар бакчаларында булдылар.

Республика вәкилләре шулай ук район мәдәният йортында узган икенче чакырылыш Апас муниципаль район Советының 47нче утырышында катнаштылар. Утырышта "2014нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2015нче елга бурычлары турында" район башлыгы Рәшид Заһидуллин чыгыш ясады.

- Авыл хуҗалыгы районы буларак, әлеге өлкәне тәртипкә салып бетердек. Фермаларыбыз, паркларыбызны теләсә кайсы вакытта кунакларга күрсәтерлек. Терлекләрне кышлату, ит-сөт җитештерү нәтиҗәләре буенча да алдагы урыннарда барабыз. Мәдәният өлкәсенә килгәндә, клубларыбыз яңарып, төзекләнеп бара. 2015 елда Иске Әнәле, Аюкөйдергән, Кызылтау авылларында яңа клублар булачак. Апас үзәгендә ЗАГС бинасын ачачакбыз. 20нче июньгә Апас мәктәбендә капиталь ремонтны тәмамларга тиешбез. Республикакүләм программалар нигезендә бик күп эшләр башкарыла. Безгә районнарны төзекләндерергә мөмкинлек тудырган өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Халыкның тормыш шартлары яхшы булса, ул тагын да тырышып эшли, тагын да яхшырак яшәргә тырыша. Балалар - безнең киләчәгебез, алар җылы, матур мәктәпләрдә белем алсыннар, төрле мәктәптән тыш чараларда катнашып, бер-берсе белән аралашып, дуслашсыннар өчен барлык шартларны булдырырга без бурычлы, - диде район башлыгы. Фикер алышуларда район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, территориаль үсеш эшләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Сәлахов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин чыгышлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары- эшмәкәрлекне үстерү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасының 2030нчы елга кадәрле социаль-икътисади үсеш Стратегиясенең юнәлешләре белән таныштырып китте.

Татарстаныбызда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.

- Ике кулын җиргә батырып эшли торган халык яши биредә. Кайсы гына өлкәне алма, бар җирдә дә эш кайный. 2014 елны республика буенча да яхшы күрсәткечләр белән төгәлләдек. Кризис дип әйтүгә дә карамастан, төшенкелеккә бирелергә урын юк дип саныйм. Республикакүләм социаль программалар ничек эшләгән булса, шулай дәвам итәчәк. Тырышып эшләү һәм яшь кадрлар тәрбияләү - безнең бурыч. Балалар бакчасыннан башлап, мәктәпне тәмамлаганчы тәрбияләп, төпле белем бирергә тиешбез. Бала татар, рус һәм инглиз телен бакчадан ук өйрәнеп, аралашу дәрәҗәсенә җитүне таләп итеп куябыз. Бүген дә берничә җирдә булдык. Аграр көллият авыл хуҗалыгы өчен белгечләр әзерли. Монда барлык шартлар да бар, методик базаны яңартуга ярдәм итәчәкбез. Киләсе елларда балалар бакчаларына капиталь ремонт программасы буенча "Салават күпере" бакчасын да кертергә вәгъдә бирәм. Апастан шатланып, уңышларыгыз өчен сөенеп китәм, - диде республика кунагы.

Сессия тантаналы шартларда тәмамланды. Энгель Фәттахов җылы тәбрикләп, Дәүләт бүләкләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Сессия эшендә район Советы депутатлары, җитәкче-белгечләр, авыл имамнары, район прокуроры, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев