Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Морзалар балалар бакчасында капиталь ремонт бара

- Апас Татарстан, Россиякүләм социаль төзелеш, үсеш программаларында бик актив катнаша. Районда 30 юнәлешле программа тормышка ашырыла. Бүген шул нигездә Апас "Туган якны өйрәнү" үзәк музеена бик зур янкорылма, Килдураз станциясендә яңа нигездә мәдәни үзәк төзелә. Морзалар авылында балалар бакчасында бер атна элек күләмле реконструкция-капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек, -...

- Апас Татарстан, Россиякүләм социаль төзелеш, үсеш программаларында бик актив катнаша. Районда 30 юнәлешле программа тормышка ашырыла. Бүген шул нигездә Апас "Туган якны өйрәнү" үзәк музеена бик зур янкорылма, Килдураз станциясендә яңа нигездә мәдәни үзәк төзелә. Морзалар авылында балалар бакчасында бер атна элек күләмле реконструкция-капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәрдек, - ди район башкарма комитетының инфрастуктур үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Хәсәнов.

- Бик көттек без бу көнне, - ди моннан 40 еллар элек төзелгән "Умырзая" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Әхмәтова.

Сүз уңаенда, аның әнисе Рая озак еллар дәвамында балалар бакчасы тәрбиячесе, мөдир булып эшләде, кызы гаилә династиясе эшен әнә шулай лаеклы дәвам итә.

- Бакчабызда 5 авылдан егермеләп бала тәрбияләнә. Моннан 5 ел элек янкүршебез-ике катлы мәктәп аерым программа буенча капиталь төзекләндерелгән иде. Шунда беррәттән бакчабызның тәрәзәләре дә алыштырылды. Бездә дә җылы идәннәр, бик заманча йокы, уйнау бүлмәләре, ашханә пәйда булачак. Бакчабызның әти-әниләр комитеты карары белән төзүчеләргә барлык шартлар да булдырылды. Үзара ярдәмләшеп, аңлашып эшлибез. Балаларның әти-әниләре вакытлы кыенлыкларны аңлый. Бер ай дигәндә ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнеп, 15 мартта яңартылган бакчабызда өй туе үткәрергә исәплибез, - диде мөдир.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев