Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мәскәүдә дә аны беләләр һәм хөрмәтлиләр

-Мәскәүдә яшәүче кызым Гөлзада Путиннан 90 яшьлегем белән Котлау хаты килгәнлеген кичә шалтыратып әйтте. Башкала һавасы ярамагач, кире кайтып иске генә бер йорт сатып алдык. Кендек каны тамган туган авылым Кормашның һавасы, суы, эчкерсез кешеләре миңа яшәү көче бирә. "Йолдыз" ны бик укып барам, Татарстан һәм район җитәкчеләре миндәйләрне бик...

-Мәскәүдә яшәүче кызым Гөлзада Путиннан 90 яшьлегем белән Котлау хаты килгәнлеген кичә шалтыратып әйтте. Башкала һавасы ярамагач, кире кайтып иске генә бер йорт сатып алдык. Кендек каны тамган туган авылым Кормашның һавасы, суы, эчкерсез кешеләре миңа яшәү көче бирә. "Йолдыз" ны бик укып барам, Татарстан һәм район җитәкчеләре миндәйләрне бик хөрмәтлиләр. Бик тә көттем Апас кунакларын. Миңа бүләк тә, кадер-хөрмәт тә бик кадерле. 50 еллар терлекче булып эшләгән дәвердә хөкүмәтнең 11 медале белән бүләкләндем. Сугыш афәтләрен дә күп күрдем. Тимер юлын да салдым, паровозларга шакмаклап урман да кистем,-дип гөр килеп, бик пөхтә, җылы өе түрендә каршылады безне Мәрьям Гыйлаҗева.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова, авыл ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсөяр Кәлимуллина, "Агроактив" хуҗалыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Фәргать Сибгатуллин кулыннан чәчәк бәйләмнәре, бүләкләрне бик кадерләп кабул итеп алды, эчкерсез рәхмәтен әйтте.

Туганнары, күршеләре Әлфинур Шиһапова, Сария Нигъмәтуллина, авыл шәфкать туташлары Мансура Кадыйрова, Гөлсөяр Сибгатуллина, Мансур Вафин, Люция Сибгатуллина, Миләүшә Сабирова, Алинә Сабитова һәм башка бик күпләр бу көнне көтелгән кунак иде.

-Пенсиямнән авылыбыз мәчетенә, фәкыйьләргә, балаларга өлеш чыгара алуым җаныма тынычлык, тәнемә бәрәкәт, саулык иңдерә. Тырышлык, хезмәтеңне, туып-үскән авылыңны, кешеләрне якын күрү кирәк бу фани дөньяда,-диде хуҗабикә. Инде мәрхүм хезмәттәшләре, бакыйлыкка күчкән Фәрит Рәхимов, Рәшит Дәүләтшин, мәчет имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт рухларына догалар да ирештерделәр Кормашның хөрмәтле юбиляры Мәрьям апа хөрмәтенә корылган бу иманлы бәйрәм табынында.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев