Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Мөзәйнә әби креслолы булды

Мөзәйнә әби Сәмигуллина бүгенге көндә кадер-хөрмәттә, кызы Рәйсә апа тәрбиясендә яши. Карабай авылында туып-үскән кызны язмыш җилләре Үзбәкстан якларыннан әйләндереп кайта. - Сугыш вакытында кул хезмәте башкардык. Носилка белән таш ташып юл салу, "Уф алла" арбасы белән чәчүлек ташу, солдатларга оек бәйләү дисеңме, барысы да безнең җилкәдә булды. Бабаем сугыш...

Мөзәйнә әби Сәмигуллина бүгенге көндә кадер-хөрмәттә, кызы Рәйсә апа тәрбиясендә яши. Карабай авылында туып-үскән кызны язмыш җилләре Үзбәкстан якларыннан әйләндереп кайта.

- Сугыш вакытында кул хезмәте башкардык. Носилка белән таш ташып юл салу, "Уф алла" арбасы белән чәчүлек ташу, солдатларга оек бәйләү дисеңме, барысы да безнең җилкәдә булды. Бабаем сугыш ветераны иде, 60 ел бергә яшәдек, алты бала үстереп, тормышка яраклы итеп тәрбияләдек. Бүген менә туган авылыма якын дип кызым янында яшим, башкалары кайтып, хәлемне белеп торалар. Улым Рәшит күземә операция ясатып, күземне ачты. Шулай тәрбияләгәннәре өчен барысына да зур рәхмәт, - ди Мөзәйнә әби.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллинның котлавына, Рәсәй Президентының Котлау хатына, чәчәк бәйләме һәм бүләкләргә бик сөенде:

- Рәшид, улым, Апаска кайтып урнашкач, без торырга урын, ярдәм сорап баргач, каршы килмәдең, бер бүлмәле фатир бирдердең. Алланың рәхмәте яусын, гомер буе рәхәт күреп, сәламәтлектә, тигезлектә яшә, - диде юбиляр район башлыгына. Көне рәхәттә булса да, Мөзәйнә әбинең аяклары авырта, ул йөри алмый. Компьютер креслосында йөрергә дә уңайсыз.

- Урамга чыгып, һава сулыйсым, язгы, җәйге матурлыкны күрәсем килә, ләкин креслом юк, шуны эшләп булмасмы икән, - дип сорады Мөзәйнә әби район башлыгыннан. Унбиш минуттан соң, Мөзәйнә әбигә хастаханәдән креслоны китереп тә бирделәр. Мөзәйнә әби һәм балалары Рәшид Заһидуллинга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә район башлыгы исә бу изгелек өчен баш табиб Линар Әхмәтяновка рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев