Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Нәниләр хакимияттә кунакта

Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре район башлыгы янында кунакта булдылар. Алар яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләренең күптәнге хыяллары - "Алтын алка" боз сараена йөрергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башлыгын җомга көн үтәчәк чыгарылыш кичәсе бәйрәменә дә чакырдылар. Беренче - чыгарылыш, яңа бакчада, Дулкынландыргыч - бәйрәм бүген. Рәшит...

Свияжский бистәсенең "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре район башлыгы янында кунакта булдылар. Алар яраткан шигырьләрен сөйләделәр һәм үзләренең күптәнге хыяллары - "Алтын алка" боз сараена йөрергә мөмкинлек тудырганы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Район башлыгын җомга көн үтәчәк чыгарылыш кичәсе бәйрәменә дә чакырдылар.

Беренче - чыгарылыш, яңа бакчада,

Дулкынландыргыч - бәйрәм бүген.

Рәшит Наҗибович, сезгә олы рәхмәт,

Бүгенге бәхетле мизгелләр өчен.

Шатлык, сөенечләр нуры,

Йөзегездән китмәсен.

Бәхет дигән төшенчә дә,

Сезне урап үтмәсен.

Гаиләгездә һәрчак сезне,

Булсын көтәр кешегез!

Тигезлектә озын- озак,

Матур гомер кичегез!

Күрмәгез бала хәсрәте,

Алар гел сөендерсен.

Тирәгездә безнең кебек,

Оныклар йогереп йөрсен!

Эшегездә зур уңышлар,

Юлдаш булсын һәрвакыт.

Үзегезне дә онытмагыз,

Ял да кирәк кайвакыт.

Мәрхәмәтле сез һәркемгә,

Игелекле ярдәмле.

Без балалар тоеп яшибез,

Һәрчак сезнең ярдәмне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев