Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Җәннәт шушыдыр

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән моннан биш ел элек "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә тын юллары авырулары белән интегүче райондашлар өчен 12 көнлек дәвалау билгеләнгән иде. Шушы авыру белән исәптә торучы яше-карты бирегә бик теләп килә, тиешле дәвасын ала. Алар өчен Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге коллектив бар тырышлыгын куя. Җитәкче үзе дә...

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән моннан биш ел элек "Свияга" ял-сәламәтләндерү үзәгендә тын юллары авырулары белән интегүче райондашлар өчен 12 көнлек дәвалау билгеләнгән иде. Шушы авыру белән исәптә торучы яше-карты бирегә бик теләп килә, тиешле дәвасын ала. Алар өчен Хәйдәр Булатов җитәкчелегендәге коллектив бар тырышлыгын куя. Җитәкче үзе дә шундый игелекле гамәл күрсәткәннәре өчен сөенеп туя алмый.

- Һәр ел саен биредә 70-80 райондашыбыз сәламәтлеген ныгыта. Быел 73 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Ике атна дәвамында алар табиб билгеләгән дәваларны алып бик канәгать булып китәләр. Ашханәбез эшләп тора, дәвалану да, ашап-эчү дә түләүсез. Менюны көн саен төрләндереп торабыз. Бернинди чират, ыгы-зыгы юк. Массаж, парафин, тоз шахтасының файдасын күрәләр. Дәваларын алып бетергәч кенә ашарга керәләр, шуннан соң гына җылы автобус, машиналарга утырып кайтып китәләр, - ди Хәйдәр Булатов.

Быел Апас, Каратуннан автобус йөртсә, күпчелек авыллардан авыл җирлекләре башлыклары үзләре алып киләләр икән. Кече Күккүздән 83 яшьлек Хәлим абый Җиһаншин бирегә өченче ел рәттән килә икән. Биредәге хезмәттән ул бик канәгать. Балтайдан Гөлира апа Хәйбуллина д бирегә килүне көтеп ала икән. Ә менә Дәвештән Рифгать абый белән Әминә апа беренче тапкыр гына киләләр икән.

- Бик ачык каршыладылар, биредәге рәхәтлекне сөйләп аңлат торган түгел. Авыл җирлеге башлыгыбыз Таһир Хөсәенов капка төбеннән үк машинасы белән алып китә, китереп куя. Теге дөньяныкын белмәгән, менә бу дөньяның рәхәте - җәннәте шушындадыр ул, - ди Рифгать абый уенын-чынын бергә кушып.

Акхуҗадан Шәмсеруй Хәйруллина, Дәүләкидән Сания Хәсәнова һәм башка бик күпләр биредә эшләүчеләргә, бу чараны оештыручыларга олы рәхмәт хисләрен җиткезәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев