Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Җомга киңәшмәсе узды

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында чираттагы җомга киңәшмәсе үтте. Биредә атналык эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру, агачлар утырту, корбан ашларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү хакында сүз булды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе дә төп тема итеп куелды. "Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында...

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында чираттагы җомга киңәшмәсе үтте. Биредә атналык эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру, агачлар утырту, корбан ашларын тиешле дәрәҗәдә үткәрү хакында сүз булды. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе дә төп тема итеп куелды. "Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналардан акча җыю тыела. Бу гамәл өчен закон катгый", - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин.

18 октябрьдә район үзәгендә авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе үтә. Анда авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән бергә авыл җирлекләре, мәктәпләр дә актив катнашачак. Мәдәният йорты каршында концерт программасы да оештырылачак. Киңәшмәдә ярминкәне киң күләмле итеп оештыру бурычы куелды һәм башкалада узган ярмикәдән мәгариф хезмәткәрләренең "Киң күләмле товарлар ассортименты оештырган өчен" Диплом белән кайтулары билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев