Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Онытылган иске яңалык яхшылыкка гына өнди

Апас район ветераннар Советы эшчәнлеге Татарстан күләмендә югары бәяләнә. Аның җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова, район үзәге ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов, Каратун ветераннар Советы җитәкчесе Сания Сәлахуллина һәм башка җирле ветераннар Советлары җитәкчеләренең зур оештыру сәләтенә сокланырга гына кала. Мәнфүсә Хәкимҗанованың үзенә 80 яшь бирерлек тә түгел, бар тырышлыгын актив җәмәгать...

Апас район ветераннар Советы эшчәнлеге Татарстан күләмендә югары бәяләнә. Аның җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова, район үзәге ветераннар Советы җитәкчесе Расыйх Латыйпов, Каратун ветераннар Советы җитәкчесе Сания Сәлахуллина һәм башка җирле ветераннар Советлары җитәкчеләренең зур оештыру сәләтенә сокланырга гына кала. Мәнфүсә Хәкимҗанованың үзенә 80 яшь бирерлек тә түгел, бар тырышлыгын актив җәмәгать эшләренә юнәлтә, башкаларны да шуңа тарта. Апас районы ветераннар Советының күп төрле республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты арты җиңү яулавына шуңа да гаҗәпләнер урын юк. Әле яңарак кына районда Аксакаллар Шурасы төзелде һәм эш башлады.

Инде менә Совет заманнарында үзен бик яхшы аклаган район инвалидлар җәмгыятен торгызу, Апас һәм район хатын-кызлар Советы, иптәшләр суды кебек җәмәгать тәртибендә эшләүче, олы тәрбия һәм ярдәмләшү чараларын да тормышка кире кайтару вакыты җитте. 26 майда Апаста районның барлык авыл җирлекләре вәкилләре катнашында районкүләм инвалидлар оешмасы һәм хатын-кызлар Советларының җитәкче органнары сайланды. Инвалидлар оешмасын оста оештыручы, гадел һәм таләпчән әфганчы Фәнис Зәйнуллин җитәкләячәк дип килештеләр. Хатын кызлар район Советы җитәкчесе итеп абруйлы гаилә башлыгы Наилә Сәлахова сайланды.

Оештыру чараларында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев, Татарстан кеше хокукларын яклау оешмасының Апас районындагы вәкаләтле вәкиле, "Йолдыз" район газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Алар делегатларның күп санлы сорауларына җавап биреп, шунда ук кабул итүләр дә үткәрделәр.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев