Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Погонлы Кыш Бабай бүләк таратты

Апас районында социаль имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар янына полиция Кыш Бабае быел ике көн рәттән килде. Күптәннән урнашкан матур гадәт буенча, эчке эшләр бүлеге коллективы бу көнгә дип Кыш Бабай капчыгына күп итеп уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр тутырып куя. Бу матур традициягә инде ун елдан артык вакыт узса...

Апас районында социаль имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар янына полиция Кыш Бабае быел ике көн рәттән килде. Күптәннән урнашкан матур гадәт буенча, эчке эшләр бүлеге коллективы бу көнгә дип Кыш Бабай капчыгына күп итеп уенчыклар, тәмле күчтәнәчләр тутырып куя.

Бу матур традициягә инде ун елдан артык вакыт узса да, бүләкле капчык бер дә тузмый һәм бушамый. Яңа ел алдыннан вакытлары болай да бик тыгыз булса да, балалар күңелен күрергә ашыккан полиция Кыш Бабае белән Кар кызын 28 гаиләдә тәрбияләнүче 44 бала быел да бик зарыгып көтте. Йокыдан торуга матур күлмәкләрен киеп, мәрхәмәтле әни-дәү әниләреннән чәчләрен үрдергән кызлар, дәү әтиләре белән бергәләп шигырьләр ятлаган, биергә, гармунда уйнарга өйрәнгән малайлар Кыш Бабайга матур итеп шигырьләр сөйләде, җырлап-биеп күрсәтте. Район полициясенең участок инспекторы Илнур Тимеркәев, балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Михайлова, район халыкны социаль яклау идарәсе белгече Ләйсән Гайфетдинова беррәттән бу гаиләләрнең тормыш-көнкүреше белән дә танышты, кирәк булганда урында ук чаралар күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев