Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Рамазан ае мөбарәк булсын

Рамазан - ризыкның кадерен белә, мескен-ятимнәрнең хәлен кайгырта, вафатларны искә ала торган ай. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган. Ислам календаре буенча тугызынчы булып килгән изге Рамазан ае быел 18 июньдә башлана. Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазан аенда ястү намазыннан соң башкарыла...

Рамазан - ризыкның кадерен белә, мескен-ятимнәрнең хәлен кайгырта, вафатларны искә ала торган ай. Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарга боерган.


Ислам календаре буенча тугызынчы булып килгән изге Рамазан ае быел 18 июньдә башлана. Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 17 июньдә укыла. Рамазан аенда ястү намазыннан соң башкарыла торган тәравих намазының соңгысы - уразаның соңгы төнендә укыла. Рамазан 16 июльдә тәмамлана. 17 июльдә республика мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.

Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата

2015 елда Татарстан мөселманнарына уразаны 20 сәгатьтән артык тотарга туры киләчәк. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Ураза камил булсын өчен шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән дә сакланырга кирәк.

Татарстан Диния нәзарәте Дәгъват бүлеге хәбәр иткәнчә, түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:


1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту (укол кадату);
3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мактаулы гамәлләр булып санала:


1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау.
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) изге Коръәнне уку һәм ятлау.

Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу шелтәле санала:


1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;
3) ризык һәм сагыз чәйнәү;
4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
5) авыздан үбү;
6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:


1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) тешләрне пакъләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) комган белән госел коену;
8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Ураза тотканда ният һәм ифтар догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: "Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр". Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: "Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә".

Авыз ачканнан соң, гарәпчә: "Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү", һәм татарча: "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл", - дип дога кылына.

Чыганак:intertat.ru

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев