Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Рамил Гыйбадуллин 15 ел участок инспекторы булып эшли

Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рамил Гыйбадуллин хокук сакчысы хезмәтенә 15 ел элек килә. Һөнәри белем алып кайтуга, туган авылы Аюкөйдергән, Чирмешән, Бакырчы, Тәүгелде якларына участок инспекторы булып билгеләнә. Хезмәтенең беренче елларында ачкан зур җинать эше дә участок инспекторының күңеленә нык сеңеп калган. -Чирмешән якларында колхоздан атлар югала башлады. Хезмәттәшләрем...

Апас эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Рамил Гыйбадуллин хокук сакчысы хезмәтенә 15 ел элек килә. Һөнәри белем алып кайтуга, туган авылы Аюкөйдергән, Чирмешән, Бакырчы, Тәүгелде якларына участок инспекторы булып билгеләнә.
Хезмәтенең беренче елларында ачкан зур җинать эше дә участок инспекторының күңеленә нык сеңеп калган.
-Чирмешән якларында колхоздан атлар югала башлады. Хезмәттәшләрем белән җинятьче турында төрле яклап мәгълүмат тупладык. Угрының күрше республика вәкиле булуын ачыкладык. Җинаятьнең очы безне әлегә кадәр теркәлгән бозау урлау, кибет басу очракларына алып чыкты. Шулай итеп, берничә җинаять эше берьюлы ачылды. Бу очрак миңа зур тәҗрибә бирде, һөнәрем белән кызыксынуны, игътибарлылыкны арттырды, яңа эшләргә этәргеч бирде, - ди ул.
Рамил бүгенге көндә Иске Йомралы, Идрәз, Чурибураш, Черкен якларында 12 авылга хезмәт күрсәтә. Шулай ук өлкән участок инспекторы буларак, хезмәттәшләренә дә бик теләп ярдәмгә, киңәшкә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев