Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре дәүлөт ярдәмен алда торган кызу эш чорында да акларга тиешләр

- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша, район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә РФ бюджетыннан субсидидияләрнең беренче траншы - 12 млн 856 мең сум акча- күчте. Бу акчалар язгы чәчүне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу-ашлама, ягулык, техникага запас частьлар алуга максатчан тотылырга тиеш. Терлекчелек тармагында эшләүчеләргә дәүләт ярдәме алуны исбатлау өчен дә аерым...

- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша, район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә РФ бюджетыннан субсидидияләрнең беренче траншы - 12 млн 856 мең сум акча- күчте. Бу акчалар язгы чәчүне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгу-ашлама, ягулык, техникага запас частьлар алуга максатчан тотылырга тиеш. Терлекчелек тармагында эшләүчеләргә дәүләт ярдәме алуны исбатлау өчен дә аерым шартларны үтәргә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Аны тулы күләмдә алу өчен җитештерелүче ит-сөтнең узган елгы дәрәҗәдән артуы нигез итеп саналачак. Үсемлекчелек тармагында 2014 ел белән чагыштырганда 105 процент, терлекчелектә 103 процент үсеш булуы төп шарт. Сөт җитештерү буенча алсак, быел фермаларда 850 тонна сөт артыграк савылырга тиеш. Ягъни, көн саен фермаларда сөтне узган елгыдан 2,5 әр тоннага артыграк җитештерергә кирәк булачак.

Бу көннәрдә район күләмендә көндәлек 72300 килограмм сөт җитештерелә, бу узган елгыдан артыграк. Фермаларда бер сыердан 14,1 килограмм сөт савыла, бу узган елгыдан бер савым сыерына 800 граммга артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев