Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район авыллары да юллы булачак

Иске Әнәле авылында Совет-Елга-Карл Маркс урамнары арасындагы тыкрыкка 400 метр озынлыкта таш түшәлеп, мәңге хәл ителмәслек булып тоелган уңай хәл ителәчәк. Моннан тыш, К.Маркс урамында 500 метр, Вахитов урамында 500 метр, Елга урамында 200 метр, Совет урамында 250 метр һәм Мәктәп урамында 500 метр юлга чыдам таш җәелечәк. Идрәз авылында...

Иске Әнәле авылында Совет-Елга-Карл Маркс урамнары арасындагы тыкрыкка 400 метр озынлыкта таш түшәлеп, мәңге хәл ителмәслек булып тоелган уңай хәл ителәчәк. Моннан тыш, К.Маркс урамында 500 метр, Вахитов урамында 500 метр, Елга урамында 200 метр, Совет урамында 250 метр һәм Мәктәп урамында 500 метр юлга чыдам таш җәелечәк.

Идрәз авылында Вахитов урамында юлның 185 метр өлешенә таш түшәләчәк.

Зур Болгаерда Совет урамына 440 метрлык өлешенә таш җәеләчәк.

Әҗем авылында Ленин урамында 170 метр таш юл салыначак.

Каратунда Химиклар урамында 245 метр озынлыкта таш юл быел районда быел иң беренче булып эшләнде.

Морзаларда Вахитов урамының 500 метрлы өлеше шулай ук быел таш юллы булачак.

Аюкөйдергәндә Үзәк урамның 350 метрлы өлеше таш юллы булды.

Үтәмештә Ленин урамының 500 метрлык өлешенә таш җәелә.

Карамасарда Гали Хуҗи урамының 200 метрлы өлешенә шулай ук таш юл җәелде.

Кызылтауда Вахитов урамынннан Кооператив урамына кадәр 300 метрлык таш юл түшәлә.

Коштавылында Муса Җәлил урамының 500 метрлы өлешенә таш юл салына.

Шонгаты да быел юл төзүчеләр игътибары үзәгендә булып, борынгы авылның уртасына кадәр Казан-Ульян федераль трасадан 1040 метрлык өлешенә таш юл салыначак дип планлаштырдык.

Монда шунысын да әйтеп үтәргә кирәк-бу яңалыкларның барысына да авыл җыннарында, сайлаучылар белән очрашканда нигез салынды. Халыктан кергән барлык тәкъдим, сораулар язылып барыла, район хакиямитендә тирәнтен анализлана. Еллык эш программасына кертелә, финанслау юллары барлана. Халык фикерен тыңлап һәм аңлап эшләү генә нәтиҗәле була ала. Авылга килү юллары, урамнарына соңгы 5 елда асфальт, таш җәелгән, ремонтланган авыллар хәзер бер дистәдән артып, урам юлларының гомуми озынлыгы бүген 200 километрга җитте. Рәтле-юньле керү-чыгу, урам юллары булмаган авыллар бүген бармак белән санарлык. Тагын 5 елдан районда мондый проблема калмаячак та...

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев