Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район авылларында праймериз үтә

Агымдагы елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты карары нигезендә, партия эчендә алдан тавыш бирү очрашулары башланды. Очрашулар, икенче төрле әйткәндә, "праймериз мәйданчыгында" сайлаучылар үзләренә...

Агымдагы елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча оештыру комитеты карары нигезендә, партия эчендә алдан тавыш бирү очрашулары башланды. Очрашулар, икенче төрле әйткәндә, "праймериз мәйданчыгында" сайлаучылар үзләренә охшаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Партия эчендә тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясе уставы нигезендә башкарыла. Апас муниципаль районында партия эчендә алдан тавыш бирүне үткәрү буенча Оештыру комитеты 13 майда үз эшен Болгаер, Борнаш, Күккүз, Чурибураш авыл җирлекләрендә башлап җибәрде. Һәр җирлек рәисе башкарган эшләренә хисап ясады, алда торган планнары белән таныштырды, депутатлар эшчәнлеге, булышлыгына тукталды. Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатлар сайлаучылар алдында үз эшләре турында сөйләделәр. Аннан һәр сайлаучы тавыш бирү бюллетененә кертелгән, Партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатны хуплап, үз тавышын бирде.

Апас муниңипаль районында сайлаулар бер шәһәр тибындагы һәм 21 авыл җирлегендә үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 169 депутат сайланачак. Июньнең икенче яртысында партиянең Апас бүлеге конференциясендә "Бердәм Россия" партиясенең сентябрьдәге сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк.

Авыл җирлекләрендә партия эчендә тавыш бирүләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев