Район балаларының җәйге яллары хәвефсез үтәргә тиеш
Гадәттә, җәй көннәрендә елга-күлләрдә, буаларда бала-чага чупырдаша, араларында шәһәрләрдән җәйгә кунакка кайтучылар да бик күп. -Татарстанда сулыкларда батып үлүе балалар бар, бу кара исемлеккә Апас керергә тиеш түгел! Районда тикшерелеп, тиешенчә җиһазланган бер генә табигый су коену урыны да юк. Аларны су коенырга җибәрүче әти-әниләр аеруча сак, өлкәннәр балаларга даими...
Гадәттә, җәй көннәрендә елга-күлләрдә, буаларда бала-чага чупырдаша, араларында шәһәрләрдән җәйгә кунакка кайтучылар да бик күп.
-Татарстанда сулыкларда батып үлүе балалар бар, бу кара исемлеккә Апас керергә тиеш түгел! Районда тикшерелеп, тиешенчә җиһазланган бер генә табигый су коену урыны да юк. Аларны су коенырга җибәрүче әти-әниләр аеруча сак, өлкәннәр балаларга даими күз-колак булсыннар иде, - ди район административ комиссия секретаре Гөлнара Мәликова.
Республика шәһәр-районнарында бу кызу көннәрдә күзәтүсез калган, өлкәннәр кайгыртуы һәм назын тоймаган балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да артты. Имтиханнар тапшыру, мәктәп белән хушлашу көннәрендә бу аеруча мөһим. Балаларыбыз хакына барыбыз да игътибарлы булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев