Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдиновка “соры хезмәт хакы” турында берничә сорау
Равил Фәритович, 1 гыйнвардан хезмәт закончалыкларын бозган, кешене эшкә алганда тиешенчә рәсмиләштереп, акчасын тулысынча түләмәгән өчен җаваплылык катгыйлануы турында язган идек инде. Бу хакта төгәлрәк аңлатып үтсәгез иде. - Әйе, ел башыннан кергән законнар җаваплылыкны катгыйландырды. Мисал өчен, минималь хезмәт хакы күләме, аны бирү вакыты бозылган очракта, җаваплы затларга һәм...
Равил Фәритович, 1 гыйнвардан хезмәт закончалыкларын бозган, кешене эшкә алганда тиешенчә рәсмиләштереп, акчасын тулысынча түләмәгән өчен җаваплылык катгыйлануы турында язган идек инде. Бу хакта төгәлрәк аңлатып үтсәгез иде.
- Әйе, ел башыннан кергән законнар җаваплылыкны катгыйландырды. Мисал өчен, минималь хезмәт хакы күләме, аны бирү вакыты бозылган очракта, җаваплы затларга һәм юридик зат булмаган эшмәкәрләргә бер меңнән биш меңгә кадәр, юридик затларга утыз меңнән илле меңгә кадәр административ штраф каралган. Хезмәт килешүе төзелмәгән, хезмәт мөнәсәбәтләре бозылган очракта, кешегә өч меңнән биш меңгә, җаваплы затка ун меңнән егерме меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
- Еш кына җитәкче хезмәткәрне рәсми рәвештә эшкә алырга теләми. Чөнки аңа хезмәт хакын "кесәдән" бирү кулайрак...
- Һәр җитәкче үзенең вәкаләтләрен белә. Шул ук вакытта хезмәт килешүе төзү мәҗбүри булуын да. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, шулай ук матди чыгымнар кичерергә туры киләчәк. Штраф күләме юридик затларга илле меңнән йөз меңгә кадәр, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә биш меңнән ун меңгә кадәр, җаваплы кешегә ун меңнән егерме меңгә кадәр.
- Эш бирүче бу алымны кабат кулланса?
- Кабат шул ук хаталар кабатланса, штрафлар күпкә артыграк булачак. Тикшерүләр даими булып тора. Таләпләрне үтәү һәм тыныч, имин эшләү җитәкченең үз намусында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев