Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм биредә белем алучы Апас студентлары очраштылар

Бүгенге көндә Казан Федераль университетының 4нче, 5нче курсында 25 бала белем ала. Алар уку йортының төрле факультетларында төрле юнәлеш буенча һөнәр үзләштерә. Икенче тапкыр оештырылучы очрашуда студентлар җитәкчелеккә кызыксындарган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Иң актив студентлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ахырдан район башлыгы Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка истәлекле бүләк...

Бүгенге көндә Казан Федераль университетының 4нче, 5нче курсында 25 бала белем ала. Алар уку йортының төрле факультетларында төрле юнәлеш буенча һөнәр үзләштерә. Икенче тапкыр оештырылучы очрашуда студентлар җитәкчелеккә кызыксындарган сорауларына җаваплар ишеттеләр. Иң актив студентлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Ахырдан район башлыгы Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка истәлекле бүләк тапшырды. Университетның символик бүләге район башлыгына да бирелде. Киләчәгебез яшьләребез кулында. Шуңа да бүгенге тормышыбызда яшьләрнең белемле, креатив, талантлы, үткен һәм тәрбияле булулары мөһим. Тиздән кулларына диплом алучы яшьләребезгә уңышлар телибез һәм киләчәктә туган ягыбызга тугры хезмәт итәрләр дип ышанып калабыз.

Фото:http://kpfu.ru/news/novosti-i-obyavleniya/v-kajbicah-i-apastovo-vypusknikam-kfu-obeshhajut.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев