Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район башлыгы Рәшид Заһидуллиннан котлау

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле кунаклар, райондашлар! Сезне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. 1945 елның 9 Мае - бик кадерле һәм изге көн. Дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды....

Хөрмәтле фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле кунаклар, райондашлар!

Сезне Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм.

1945 елның 9 Мае - бик кадерле һәм изге көн. Дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды. Туган илебез азатлыгы өчен барган бу дәһшәтле көрәш күпмилләтле Ватаныбызның данын арттырды, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга таратты.

Ләкин Җиңү зур корбаннар белән яуланды. 11 мең 148 якташыбыз сугышта катнашып, шуларның 7 мең дә 2се кайтмый калды. Аларның рухлары шат булсын өчен, ятып калган җирләреннән туфракларын туган җиргә алып кайттык. Тыныч йокласыннар райондашлар!

Сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.

Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев