Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район башлыгы төзелеш эшләре белән танышты

Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Менә инде кыш ае җитүгә карамастан, төбәгебездә планлаштырылган эшләр дәвам итә. Тигез урыннан биек диварлар калкып үсә. Объектларда барган төзелешләр белән район башлыгы да һәрдаим танышып тора. Ул эш барган кишәрлекләргә шәхсән үзе барып, булган алгарышларны карый, төзүчеләр белән...

Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Менә инде кыш ае җитүгә карамастан, төбәгебездә планлаштырылган эшләр дәвам итә. Тигез урыннан биек диварлар калкып үсә. Объектларда барган төзелешләр белән район башлыгы да һәрдаим танышып тора. Ул эш барган кишәрлекләргә шәхсән үзе барып, булган алгарышларны карый, төзүчеләр белән аралаша.

20 декабрь көнне Рәшид Заһидуллин кабаттан барлык объектларга үзе йөреп чыкты. Беренче итеп район башлыгы мәктәп янында төзелүче бассейн һәм спорт комплексында булган алгарышларын карап чыкты. Бассейнның янында төзелгән модульле су җылыту бинасы белән танышты. Әйтеп узарга кирәк, пар казаннары бинасы инде тулаем комплектацияләгән һәм монтажлау эшләре генә калган. "Җәй көне шушы урында бассей белән спорт комплексы салабыз, киләсе җәйгә кадәр өлгертәбез дигәч, скептиклар әлеге сүзгә ышанмаганнар иде. Әмма биек койма артында караңгы төнгә кадәр техника эшләгәнне ишеткәч, ә аннары инде биек диварлар үрелеп менгәнне күргәч, бар халык та минем сүзгә инанды", - диде район башлыгы. Дөрестән дә, әлеге объектта эш бер минутка да тукталып тормый. Һәр кеше үз эшен төгәл үти. Көннән-көн төзелүче биналар үзгәрә, үзләренең булачак финал кыяфәтләренә ирешә.

Рәшид Заһидуллин шулай ук Сабантуй мәйданында төзелүче административ бина белән танышып чыкты. Әлеге бинаның инде беренче кат диварлары төзелеп беткән, колоннары куелган. Шушы көннәрдә икенче катка тотынырга җыеналар. "Иртәнге сигездән эшне башлыйбыз. Бетонны соңрак алып килгән очракларда ай чыкканчы да эшлибез. Тиз арада эшләрне тәмамларга тырышабыз. Тәрәзәләренә инде заказ бирдек. Бу бина үзенең тышкы кыяфәте белән су корабын хәтерләтәчәк. Түбәсе зәвык белән эшләнәчәк, сезнең әле андыйны күргәнегез юк. Әлеге бинаның беренче катында ресторан, ә инде икенче катында конференц зал булакчак", - диде прораб Ислам Идрисов.

Район башлыгы барлык барган төзелеш эшләре белән канәгать калды. Төзүчеләрне вакыт артыннан куып сыйфатка зыян китермәскә өндәде. Барлык барган эшләр белән шәхсән үзе танышып барачагын әйтеп узды.

Айрат Аминов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев