Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район эчке эшләр бүлеге коллективы барлык апаслыларны уяу булырга чакыра

Террорчылык - ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Дөньяның кайсы гына почмагында булса да, аның эзе, җәрәхәте барыбызга да килеп кагыла. Ерткычлык һәм кансызлыкны күреп күңел тетрәнә. Соңгы вакытта ишетелгән террорчылык турында гамәлләр сагаерга мәҗбүр итә. - Террорчылыкның милләте юк. Ул күпмилләтлелеккә һәм икътисади яктан...

Террорчылык - ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Дөньяның кайсы гына почмагында булса да, аның эзе, җәрәхәте барыбызга да килеп кагыла. Ерткычлык һәм кансызлыкны күреп күңел тетрәнә. Соңгы вакытта ишетелгән террорчылык турында гамәлләр сагаерга мәҗбүр итә.

- Террорчылыкның милләте юк. Ул күпмилләтлелеккә һәм икътисади яктан нык булуга да карамый. Бүген район эчке эшләр бүлеге коллективы көчәйтелгән эш режимында эшли. Таныш түгел һәр кеше, буш торучы йортлар, урман-агачлыклар, кеше күп җыелган урыннар - бар да тикшерелә. Гомумән, узучы һәр чара хәвефсезлек белән тыгыз бәйле. Чөнки хәвефсезлек дәрәҗәсе түбән булган җирдә тормыш матур була алмый. Район халкына да үтенечебез бар: шикле кешеләр очраткан, чит әйберләр күргән очракта, безгә яки авыл җирлегенә хәбәр бирегез, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Бүгенге көндә барыбыз да төрле гәҗитләрдән, телевизордан ишетеп, күреп, дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында, террорчылык хакында беләбез. Һәм барыбыз да: "Аллам сакласын, тыныч яшәргә язсын!" - дип теләк телибез.

Район мәктәпләрендә дә «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага дәресләр узды. Укучылар террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы белемнәрен яңартты. Шулай ук район үзәк китапханәсендә дә «Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра» исемле күргәзмә эшли. Әлеге күргәзмәнең максаты: китап укучыларны, яшьүсмерләрне, яшьләрне экстремизмга каршы көрәшүгә өндәү.

- Террорчылык - ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе. Бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, кешене рәнҗетүгә, кимсетергә өндәми. Динсез, милләтсез кешеләр генә ерткычлыкка бара ала. Гомумән җәмгыятьтә динара низагларга юл куймау безнең максатыбыз. Күңелләребез саф, максатларыбыз изге булсын иде, - ди район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Тыныч җирдә, дуслык-татулыкны төп кыйблабыз итеп, аңлашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын. Тыныч тормышыбыз хакына уяу булыйк! Бу - тынычлык сөюче һәркемнең теләге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев