Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район электриклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Апас районы җирлегендә 936 километр электр линиясе, 282 трансформатор пункты, 4 подстанция исәпләнә. Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас электр челтәре коллективында бүген 48 кеше хезмәт күрсәтә. Бердәм, дус коллективның уңышлары бихисап. Агымдагы елда 6 километр 400 метрда һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелгән, 32 километрдан артык линия реконструкцияләнгән, бу линияләргә 154 абонент...

Апас районы җирлегендә 936 километр электр линиясе, 282 трансформатор пункты, 4 подстанция исәпләнә. Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас электр челтәре коллективында бүген 48 кеше хезмәт күрсәтә. Бердәм, дус коллективның уңышлары бихисап. Агымдагы елда 6 километр 400 метрда һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелгән, 32 километрдан артык линия реконструкцияләнгән, бу линияләргә 154 абонент тоташтырылган, шактый күләмдә эксплутацион эш башкарылган, яңа линияләр өстәлгән. Яңа технологиягә нигезләнеп Ябалак авылында Финляндиядән кайтартылган яңа җиһазлар-трансформатор куелган.

- Һава шартларының нинди булуына карамастан, буранмы, яңгырмы, салкынмы-кызумы, безнең бурыч - кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү. Электр уты баганадан алып һәр кулланучының өенә кереп җиткәнче бар эшне безнең оешма хезмәткәрләре башкара. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хезмәткәрләрнең һәркайсына сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телим. Утларыбыз якты янсын, күңелләребез тыныч, һәркемнең йөзе нурлы булсын, - ди Айрат Җиһаншин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев