Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район эшмәкәрләре киңәште

- Һәр атнада уза торган шимбә планеркасыннан соң мин иртәнге 8-9 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итәчәкмен. Бу кабул итүләрдә прокурор, полиция вәкилләре дә булачак. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга шунда ук җавабын да алырлар, фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерерләр, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин, 25 март көнне район хакимиятенең...

- Һәр атнада уза торган шимбә планеркасыннан соң мин иртәнге 8-9 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес вәкилләрен кабул итәчәкмен. Бу кабул итүләрдә прокурор, полиция вәкилләре дә булачак. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларга шунда ук җавабын да алырлар, фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерерләр, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин, 25 март көнне район хакимиятенең актлар залында районыбызның кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуда.

Очрашу-киңәшмәгә 140 эшмәкәр чакырылган булса да, күбесе килә алмаган. Ә сөйләшү бик җитди, нәкъ алар алар өчен кирәкле мәгълүматларны үз эченә алган иде. Татарстан Республикасының эшмәкәрлекне яклау департаменты җитәкчесе урынбасары Елена Шулина һәр эшмәкәргә үсеш өчен ничек дәүләт ярдәмен алырга, лизинг компанияләрен сайлаганда ялгышмаска, микрозайм алу тәртибе һәм бу эшнең башка нечкәлекләре турында тәфсилләп аңлатты.

- Хөкүмәт сезгә ярдәм итәргә әзер, каушап калмагыз, кыю барыгыз, файдаланыгыз. Электрон каталогта теркәү үтсәгез, сез җитештергән продукция республика күләмендә - дәүләт һәм муниципаль заказ бирүчеләргә, республиканың һәм Россияның корпоратив заказ бирүчеләренә күренәчәк. Ә бу сезгә үзегезнең җитештергән продукцияне урнаштыру өчен мөмкинлекләр ача, - диде ул.

Елена Шулина чыгышыннан соң аңа төзелеш кредиты, лизингны кире кайтару тәртибе, микрозаймны алу тәртибе турында сораулар бирделәр. Җаваптан күренгәнчә, микрозаймның суммасы - 1 миллионга кадәр, процент ставкасы - еллык 10 процент, кредит срогы өч елга кадәр икән.

Татарстан Республикасы Президенты каршында эшләп килүче эшмәкәрләр хокукын яклау вәкаләтле вәкиллегенең җәмәгать кабул итүләре һәм сәүдә-промышленность палатасы вәкилләре чыгышын да эшмәкәрләр кызыксынып тыңладылар.

- Сезнең мөрәҗәгатьләр кимендә бер атна эчендә тикшерелә, сорауларыгызны көтәбез, - дип Илгизә Мөхәмәдова.

Район кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Абдрахманова үз чыгышында райондагы сәүдә эшенең барышы турында сөйләде. Кибет киштәләрендә саклану срогы чыккан товарлары булган кибет хуҗаларына чаралар күреләчәге турында тагын бер кат искәртте.

Киңәшмә тәмамлангач та эшмәкәрләр тиз генә таралмадылар. Бер-берсе белән фикер алыштылар, башкала вәкилләренә сораулар бирделәр.

Апастагы шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина бу очрашу-киңәшүнең кирәклегенә басым ясады. Ул даими төстә лизинг белән эшли икән.

- Лизингны алу өчен конкурста җиңеп чыгарга, куркып, каушап калмаска гына кирәк. Тәвәккәлләп тотынгач барысын да булдырасың, ә иң мөһиме һәрчак туры юл күрсәтүче, ярдәм итүче район җитәкчелеге бар безнең, - ди эшмәкәр ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев