Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район халкы чиста суга кытлык кичермәскә тиеш

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, "Чиста су" программасы буенча районда 2010 елдан Апасның 8(!!!) яңа төзелгән урамнары, Әлмәндәр, Әнәле, Биеш, Свияжский, Каратунда 25 километрлык урам су линияләре яңартылган, унлап артезиан коесы казылып су манаралары, 75 урында урамнарга су алу гидрантлары куелган. - Ел да бу программа буенча...

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов белдерүенчә, "Чиста су" программасы буенча районда 2010 елдан Апасның 8(!!!) яңа төзелгән урамнары, Әлмәндәр, Әнәле, Биеш, Свияжский, Каратунда 25 километрлык урам су линияләре яңартылган, унлап артезиан коесы казылып су манаралары, 75 урында урамнарга су алу гидрантлары куелган.

- Ел да бу программа буенча районның бер авыл җирлегенә төзүчеләр килә, күләмле эшләр үткәрелә. Халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту өлкәсендә башкарылганы күп, әлегә башланмаган, әмма һичшиксез чынга ашачаклары тагын да күбрәк,-ди Айрат Хәсәнов.

- "Чиста су" программасы буенча да максатчан эшлисе иде,-ди Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов. - Безнең исәп һәм халык белән киңәшләшеп, Колгына авылына Зөя аркылы Кыз тавы итәгендәге Куян чишмәсеннән су китерү үзебезнең хәлдән килерлек эш. Авыл җирлегендә халыктан җыелган үзара салым акчаларын да кулланып, җир астына 3 километр озынлыкта торбалар салырга кирәк. Дәвеш авылындагы урам су челтәрләре дә ярты гасырдан артык файдаланыла инде, алар бик тузган, тыгылган, чишмә чыгышлары томаланган булу сәбәпле авылда җәен су белән проблемалар килеп чыга. Кайберәүләрнең урам су линияләре, артезиан насосларын сафтан чыгарырга сәләтле күәтле насослар куллануы турында хәбәрләр бар-монысын да игътибарга алып, тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Кайберәүләр аркасында башкалар изаланырга, сусыз утырырга тиеш түгел, - ди ул.

-Быел чират буенча "Чиста су" дәүләт программасына безнең Кызылтау авылы керде. Бик яхшы булды әле бу дәүләтнең шундый программалар уйлап чыгаруы-ди авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров. Кызылтау урамнарында су челтәре 1968 елда ук салынган. Ул чакта заманы башка, материаллары, технологиясе башка - җәйге челләдә авыл халкының сусыз утырган чаклары да күп булды. Яңа урам су линияләренең гомуми озынлыгы 3800 метр, су һәр өйгә аерым кертеләчәк, урамнарда 7 урында су алу өчен махсус гидрантлар куела. Подрядчы-"Альтаир" оешмасы осталары эшне тиз тота, сыйфатлы һәм халык белән киңәшеп эшли. Башка авылларда да бездәгедәй үзгәрешләр бик күп булсын, - ди авыл җирлеге башлыгы.

Фото:http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев