Район кибетләре киштәләрендә саклану срогы чыккан азык-төлек әйберләре очрый
Апас районы буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, агымдагы елда план һәм планнан тыш тикшерү нигезендә район кибетләреннән саклану срогы чыккан 2500 сумлык азык-төлек әйберләре сатудан алынган, 3 кибет хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Мондый төр тикшерүләр район кулланучылары хокукларын яклау бүлеге тарафыннан даими күзәтелеп, тикшерелеп барачак. Шуңа...
Апас районы буенча кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, агымдагы елда план һәм планнан тыш тикшерү нигезендә район кибетләреннән саклану срогы чыккан 2500 сумлык азык-төлек әйберләре сатудан алынган, 3 кибет хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган. Мондый төр тикшерүләр район кулланучылары хокукларын яклау бүлеге тарафыннан даими күзәтелеп, тикшерелеп барачак. Шуңа да 15 март көнне билгеләп үтелгән кулланучылар хокукын яклау көне дә быел "Кулланучылар сәламәт туклануга хокуклы" дигән тема астында узган.
Үз хокукларыгызны белегез, товар сатып алганда аеруча игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев