Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район мәдәният йортында дин әһелләре катнашында очрашу үтте

Бирегә остабикәләр, муллалар, мөслимәләр берлеге әгъзалары, мәчеттә укучы шәкертләр җыелды. Төп тема - террорчылык гамәлләренә каршы бергәләп көрәшү, хаҗ гамәле кылып кайтучыларның шатлыгын уртаклашу иде. Өлкәннәр белән район прокуроры Ришат Шакиров та очрашты. Соңгы вакытта Сирия һәм Иракта террорчылык оешмаларының кансыз, ерткычларча гамәлләр кылуы бөтен кешелекне борчуга сала. Бу хәлләр...

Бирегә остабикәләр, муллалар, мөслимәләр берлеге әгъзалары, мәчеттә укучы шәкертләр җыелды. Төп тема - террорчылык гамәлләренә каршы бергәләп көрәшү, хаҗ гамәле кылып кайтучыларның шатлыгын уртаклашу иде. Өлкәннәр белән район прокуроры Ришат Шакиров та очрашты.

Соңгы вакытта Сирия һәм Иракта террорчылык оешмаларының кансыз, ерткычларча гамәлләр кылуы бөтен кешелекне борчуга сала. Бу хәлләр бездән бик еракта булса да, аңа битараф калып та, безгә килмәс дип тынычланып та булмый. Район прокуроры Ришат Шакиров та дин әһелләрен тәрбия чараларының үзәгендә булырга, тынычлыгыбыз, иминлегебез хакына үзләреннән зур өлеш кертергә өндәде.

- Террорчылык оешмаларына социаль челтәрләр, сайтлар аша өндиләр. Мондый сайтларга керергә ярамавын яшьләргә аңлатсагыз иде. Андый төркемнәргә эләгүе тиз, ләкин чыгып булмый. Шулай ук сездән мәчетләргә килгән һәркемгә игътибарлы булу да сорала. Чит кешеләргә, юлаучыларга шикләнеп карагыз, нәрсә сөйләгәннәрен тыңлагыз. Террорчылык оешмалары вәкилләренең төп нияте - кешедә курку тудыру, тынычлыкны бозу. Соңгы вакытта телефоннарга террорчылар турында хәбәрләр килүе дә ишетелә. Андый хәбәрләргә ышанмагыз, кешегә таратмагыз. Өлкәннәр һәрчак тәрбия учагы булды. Хәзерге заман урларга, кеше таларга, үтерергә ярамый дигән төшенчәләр янына әшәкелек кылучы оешмаларга кермәгез, ялгыш адым ясамагыз, дип әйтүне дә таләп итә, - диде ул.

Аның сүзләренә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев та кушылды:

- Балаларыбызны, оныкларыбызны чын кешеләр итеп, бозыклыклар һәм гөнаһлар кылмыча, үз үрнәгебездә үстерсәк иде. Террорчылык оешмаларына кергән балаларның әниләре хәзер йөрәк җимешләре өчен борчылып күз яше түгәдер. Киләчәк буын дөрес юлдан китсен өчен барысын да эшлик, - диде ул.

Икенче өлештә Хаҗ гамәлен үтәп кайтучылар белән очрашу, сөйләшү булды. Алар барысы да сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. Яңа гына Хаҗдан кайткан Фатыйма Сираҗева, Сания Сәлахуллина, Җиһан Хөснетдинова, Нурия Насыйбуллина да шатлыклары белән уртаклашты.

Очрашу мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар Советы әгъзалары катнашындагы концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев