Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район прокуратурасының 2015 ел нәтиҗәләре халык ышанычының даими үсүен күрсәтә

294 ел элек Петр I Указы белән Россиядә прокуратура оеша. Аның төп максаты булып, законнар бозылуына, кеше хокуклары кысылуга юл куймау, гаделлек булдыру, ришвәт алу, законсызлык төшенчәләренә чик кую тора. Менә инде 20 ел Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Прокуратура бүген дә дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан...

294 ел элек Петр I Указы белән Россиядә прокуратура оеша. Аның төп максаты булып, законнар бозылуына, кеше хокуклары кысылуга юл куймау, гаделлек булдыру, ришвәт алу, законсызлык төшенчәләренә чик кую тора.

Менә инде 20 ел Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Прокуратура бүген дә дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгучы гражданнардан саклаучы, ә халыкны дәүләтнең гаделсезлекләреннән яклаучы буларак хезмәт итә. Прокуратураны кеше үзенең кайгылары, борчу-мәшәкатьләре белән мөрәҗәгать итә алырлык бердәнбер дәүләт органы дисәк тә була. Законнар үтәлешен саклауда район прокуратурасы хезмәткәрләре дә зур өлеш кертәләр.

- Районда законнарның үтәлеше тотрыклы дәрәҗәдә. Бу күп еллар шулай дәвам итә. Шул ук вакытта гомуми җинаятьләрнең ачылу дәрәҗәсе 79 процентка үскән, узган ел 107 җинаять ачылса, быел ул 192 булган. Шулай да законнарның үтәлешен күз уңында тоту, статистика ялгышларына каршы көрәш, җинаятьләрне яшерүгә юл куймау буенча эш төп юнәлешебез булып кала бирә. Безгә йөзләрчә кешенең хокукларын якларга туры килде. Район прокуратурасы тарафыннан төрле өлкәләрдә 700 закон бозу очрагына юлыктык. Бу 3 социаль, икътисади, җинаяти хөкем эшләрен башкару һәм башка өлкәләргә карый. Аларның һәрберсендә кеше язмышы ята, - ди район прокуроры Ришат Шакиров.

Прокуратура хезмәткәрләре халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. 2015 ел нәтиҗәләре халык ышанычының даими үсүен күрсәтә. Узган ел аларга хокукларын яклауны үтенеп 194 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу - алдагы ел белән чагыштырганда 23 процентка ким. Саннарның түбән төшүе кеше хокуклары бозылу

кимү белән бәйле.

- Халыктан хезмәт хакларына бәйле сорауларны еш ишетергә туры килә. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәсьәләсе дә еш күтәрелә. Мисал өчен, безнең ярдәм белән район предприятиеләренең үз хезмәткәрләренә булган 35 миллион сумнан артык бурычы капланды. Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш тә безнең төп эш юнәлешебез булып тора. Кешелек дөньясына куркыныч тудыручы төркемнәргә каршы да зур эш алып бардык. Шәхсән үзем мәктәпләрдә булып, укучылар, укытучылар белән очраштым, террорчылык төркемнәренең куркынычы турында сөйләдем. Имамнар, мәдәният өлкәсе вәкилләре белән очрашу да юкка гына түгел. Безнең төп максатыбыз барлык район халкын уяу һәм сак булырга чакыру иде, - ди җитәкче.

Прокуратура хезмәткәрләре социаль яктан якланмаган, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын яклауга да зур игътибар бирә. Узган елның октябрь аенда тормыш иптәшенең барлык сәбәпләре булып та, хәзергәчә инвалид булып танылмавыннан зарланып бер райондашыбыз мөрәҗәгать итте. Безнең инициатива белән район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре документлар җыйдылар, тиешле экспертиза үткәрелде. Ханым беренче төркем инвалид дип табылды.

Иминият оешмалары эше җитди һәм катгый күз уңында тора. Транспорт чараларын иминиятләштерү өчен килешү төзегәндә өстәмә хезмәтләр тәкъдим итүчеләр дә бар. Прокуратурага тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштермичә ОСАГО полисы бирүдән баш тартуларын белдереп бер абый мөрәҗәгать итә. Иминият компаниясе җитәкчесенә административ эш кузгатыла. Соңрак аңа 50 мең сум күләмендә штраф салына. Прокуратура ярдәме белән пенсионерга өстәмә хезмәтләрсез генә ОСАГО полисы бирелә.

Прокуратура хезмәткәрләренә кагылышлы яңалыклар, аларның эш-гамәлләре, ирешелгән уңышлары, закончалыклардагы үзгәрешләр газета битләрендә, зәңгәр экраннарда еш чагылыш таба. Шулай ук райондашлар интернет челтәре, Твиттердагы махсус бүлек аша аларның эшчәнлеге белән танышып баралар.

- Эшчәнлегебезне эчке эшләр бүлеге, тикшерү бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә алып барабыз. Өлкән хезмәттәшләребезнең киңәшләренә таянабыз. Барлык ирешелгән уңышларыбыз да коллективның тырышлыгыннан һәм бердәмлектән тора. Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм. Яңадан-яңа уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык телим, - ди район прокуроры Ришат Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев