Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район территориясендә ачык ут ягу тыела

Республикада коры үләнгә ут кабу очракларының артуы күзәтелә. Янгын сүндерүчеләр быел язгы чорда шундый 492 очракның шаһиты булганнар. Бу - узган ел белән чагыштырганда 60 процентка артык. 7 очракта утның торак корылмаларга һәм 2 очракта җитештерү объектларына үрмәләве мәгълүм. Янгын вакытында бер кеше һәлак булган. Куркынычсызлыгыбызны, хәвефсезлегебезне тәэмин итү, республика...

Республикада коры үләнгә ут кабу очракларының артуы күзәтелә. Янгын сүндерүчеләр быел язгы чорда шундый 492 очракның шаһиты булганнар. Бу - узган ел белән чагыштырганда 60 процентка артык. 7 очракта утның торак корылмаларга һәм 2 очракта җитештерү объектларына үрмәләве мәгълүм. Янгын вакытында бер кеше һәлак булган. Куркынычсызлыгыбызны, хәвефсезлегебезне тәэмин итү, республика халкының иминлеген кайгырту максатыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковтан саклык чараларын көчәйтүне, янгын куркынычсызлыгы Карарларын төгәл үтәүне таләп иткән телеграмма килде. Шулай итеп, янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда район территориясендә ачык ут ягу тыела. Чүп-чарларны юк итү бары тик янәшәдә янгын сүндерүчеләр торганда гына рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев