Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Арада ике хатын-кыз да бар. Иң...

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Арада ике хатын-кыз да бар. Иң өлкән шахматчыга 83 яшь, ул Апастан Азат абый Гомәров.

- Ел саен катнашырга тырышам, җиңгән вакытларым да күп. Бу чараны оештыручыларга рәхмәт, бирегә килгәч үземне яшәреп киткәндәй хис итәм, - ди ул.

Зур Күккүз авылыннан Радик абый Сабиров бу юлы гармунын да алып килгән. Ярыш башланганчы гармунында яраткан көйләрен сыздырып, үзгә бер күңеллелек өстәп җибәрде ул. 20 елга якын үткәрелүче бу чарага ел саен килә икән.

- Бер-беребез белән күрешеп, рәхәтләнеп аралашып, сөйләшеп утырабыз. Ел саен бер-беребезне барлыйбыз. Яшьләрнең дә бирегә килүе әйбәт, югыйсә кайберләре кыенсынып йөриләр. Тамак ялгарга кайнар ризыклар да бар, ерак авыллардан килүчеләр өчен бусы бигрәк тә җайлы, - ди Радик абый.

Бәйгене ачып җибәргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хантимеров һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидоввАпастово