Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Районда 3 яшькәчә булган кайбер балаларга һәр айда түләүсез сөт продуктлары бирелә

Апас Татарстанкүләм «Бәләкәч» программасында актив катнаша. Аның буенча, республикада аерым категорияле 3 яшькә кадәрге балаларга һәр айда түләүсез сөт продуктлары бирелә. Былтыр районда теркәлеп яшәүче 3 яшькә кадәрле 350 бала әниләре дәүләттән 3 миллион 76 мең сумлык түләүсез сөт продуктлары алды. Бу ел башыннан 3 яшькәчә 340 балага шул тәртиптә...

Апас Татарстанкүләм «Бәләкәч» программасында актив катнаша. Аның буенча, республикада аерым категорияле 3 яшькә кадәрге балаларга һәр айда түләүсез сөт продуктлары бирелә.

Былтыр районда теркәлеп яшәүче 3 яшькә кадәрле 350 бала әниләре дәүләттән 3 миллион 76 мең сумлык түләүсез сөт продуктлары алды. Бу ел башыннан 3 яшькәчә 340 балага шул тәртиптә түләүсез сөт продуктлары бирелә.

Бу хакта район үзәк хастаханәсенең балалар баш педиатры Наилә Зиатдинова белдерүенчә, дәүләтнең бу төр ярдәмен алу өчен яшь әниләргә башта район халыкны социаль яклау идарәсенә гаилә керемен күрсәтеп белешмә тапшырырга кирәк. Айлык акча кереме, хезмәт хаклары нормативтан ким булган очракта, балага түләүсез сөт продуктлары бирелә. Быел түләүсез сөт продуктлары белән тәэмин ителүче сабыйларның 238-е әнә шул категориягә карый. Баланың үз яше буенча авырлыгы җитмәсә, анемия авыруы, гемоглобины түбән булса да, табиб юлламасы буенча бу төр ризык тупламасы бирү каралган. Быел шундый диагнозлы 102 бала ачыкланган.

- Миндә булган мәгълүматлар буенча районда гаиләләрдә 3 яшькәчә 525 бала исәпләнә. Бу төр балалар ризыгы махсус лицензияле Яшел Үзән шәһәре сөт заводында әзерләнеп, 5 көнгә бер тапкыр безнең балалар туклануы өләшү пункты-ашханәгә кайта. Айлык комплекттагы балалар эремчегенең куллану вакыты 10 көн, кефирныкы 7 көн, сөт кушылмасының 1 ай һәм каплы баетылган сөтнең куллану вакыты 2 айга кадәр дип каралган. Бирелгән балалар азыгы шул вакыт эчендә ашатылырга тиеш, аннан соң яңа партиясен алырга кирәк. Апаска бу төр продукция килү һәм таратылу вакыты безнең хастаханә сайтында (apas_crb@mail.ru) даими яңартылып тора. Сорауларыгыз булса, үз авылыгыз фельдшерына, балалар педиатрына яки миңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев