Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

“Балалар тормышын саклагыз“ социаль кампаниясенә апаслылар да кушыла

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән, 4-10 майда юлларда балаларның иминлеген саклау максатыннан Өченче Глобаль атналык үткәрелә #БалаларГомеренСаклагыз! "Балалар тормышын саклагыз" социаль кампаниясе барышында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Яшь инспекторлар катнашында рейдлар үткәрү, сыйныф сәгатьләре уздыру, ата-аналар, укытучылар коллективлары белән очрашу һәм башка аңлату-кисәтү эшләре файдага булыр. Кичә район мәдәният йорты...

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән, 4-10 майда юлларда балаларның иминлеген саклау максатыннан Өченче Глобаль атналык үткәрелә #БалаларГомеренСаклагыз!

"Балалар тормышын саклагыз" социаль кампаниясе барышында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Яшь инспекторлар катнашында рейдлар үткәрү, сыйныф сәгатьләре уздыру, ата-аналар, укытучылар коллективлары белән очрашу һәм башка аңлату-кисәтү эшләре файдага булыр.

Кичә район мәдәният йорты каршында, юл йөрү иминлегенең өченче глобаль атнасына багышлап, "Сәләт" балалары катнашында "Якты бул! Күзгә күренеп тора торган бул!" дип исемләнгән бию флэшмобы узды. Ул, нигездә, яктылыкны чагылдыра торган киемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелде. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре биредә катнашучы балаларга яктылыкны чагылдыручы махсус беләзекләр өләштеләр. Шулай ук укучылар юл сакчылары белән берлектә узып баручы машина йөртүчеләрне туктатып, аларга имин юллар теләп, махсус буклетлар тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев