Апастово-информ

Апастовский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня "Газета"

Район башлыгы һәр төзелеш объектының, капиталь төзекләндерү эшләренең үз срогына төгәлләү бурычын куйды

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлекләрендә булып төзелеш, капиталь төзекләндерү эшләре белән якыннан танышты. Һәрбер объектны үз срогына тәмамларга дигән бурыч куйды ул. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны каршы алды. Республика кунагы Иске Әнәле авылындагы клубны һәм чишмәне карады. Аннан район үзәгендәге яңа һәйкәлләр белән...

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлекләрендә булып төзелеш, капиталь төзекләндерү эшләре белән якыннан танышты. Һәрбер объектны үз срогына тәмамларга дигән бурыч куйды ул. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакировны каршы алды. Республика кунагы Иске Әнәле авылындагы клубны һәм чишмәне карады. Аннан район үзәгендәге яңа һәйкәлләр белән танышып чыкты.

- Апаска килгән саен сокланып китәм. Үз районын ярата торган, эшкә булган халык яши биредә. Апас үрнәгендә үземнең авылда да батырлар обелискы ясату эшенә керештек. Бүген менә яңа һәйкәлләр калкып чыккан. Авыл уртасында клуб, чишмәне карадым да сокланумны яшерә алмыйм. Бик зур эшләр башкарылган. Иген кырларыгыз да бик матур. Апаслылырга уңышлар гына телим, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев